+13 °С
Болытлы
Соңгы вакытта илдә уку йортларында 127 җинаять кисәтелгән. Бу хакта дәүләт Башлыгы Владимир Путин матбугат конференциясендә балаларны социаль челтәрләрдәге деструктив мәгълүматтан яклау турындагы сорауга җавап биреп белдерде. Ил җитәкчесе бу бөтен дөнья һәм, әлбәттә, Русия өчен зур проблема, диде. Моңа өстәп, ул интернет кешеләр тормышының бер өлеше дип ассызыклады һәм аның фикеренчә, бу бөтендөнья челтәре кешелек яшәешенең гомум кагыйдәләренә, әхлагына һәм юридик кагыйдәләргә буйсынырга тиеш. Хәтерегезгә төшерәбез: шушы көннәрдә генә Уфада бомба кую хәвефе булганлыктан, укучыларны һәм студентларны эвакуацияләделәр. Фото һәм мәгълүмат чыганагы: “Башинформ” агентлыгы сайты