Ел саен үткәрелә торган 17 нче зур матбугат конференциясендә Русия Президенты Владимир Путин коронавируска каршы прививка ясатмаган кешеләргә бертөрле дә штраф салынмаячагы турында хәбәр итте. Дәүләт җитәкчесе кешеләргә хөрмәт белән карарга кирәк, дип саный. “Безгә законнарны үтәүче гражданнар белән түгел, ә җинаятьчелеккә каршы көрәшергә кирәк. Вакцина ясату турында ялган сертификатлар эшләнә. Инде ике йөздән артык җинаять эше кузгатылган. Алар буенча ике маддәдә: ялган документ ясау һәм вазыйфа җинаятьләре буенча эш кузгатыла. Моның белән көрәшү, ә башкалары буенча аңлату һәм ышандыру мөһим”, – диде Владимир Путин. Алдарак "Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, Русиядә прививка ясатучылар дәрәҗәсе халыкның 59,4% тәшкил итә, кирәкле күрсәткеч 80%. Мәгълүмат һәм фотосүрәт чыганагы: “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайты.