ИГЕНЧЕ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Уфа журналистлары туры эфирда үз сорауларының серен ачты

БСТ каналы хәбәрчесе Гөлназ Хәйбуллина Беренче каналның туры эфирында журналистларга Русия Президентының матбугат конференциясенә әзерләгән соравы турында сөйләде.

Уфа журналистлары туры эфирда үз сорауларының серен ачты
Уфа журналистлары туры эфирда үз сорауларының серен ачты

БСТ каналы хәбәрчесе Гөлназ Хәйбуллина Беренче каналның туры эфирында журналистларга Русия Президентының матбугат конференциясенә әзерләгән соравы турында сөйләде. “Мин берничә язулы такта-билге әзерләдем. Шул рәвешле дәүләт башлыгының игътибарын җәлеп итергә һәм башкортлар да монда дип билгеләргә уйладым, – ди Гөлназ. – Уфа зур юбилейга әзерләнә. Озакламый 450 еллыкны үткәрәбез. Президенттан безнең республика башкаласына нинди ярдәм булачагын беләсем килә иде. Яңа социаль объектлар барлыкка килсен иде дип телим. Владимир Владимирович гасырлар дәвамында истә калырлык нинди сюрприз әзерли икән?”. Гөлназ барысы белән дә башкорт телендә исәнләште. Моннан тыш, туры эфирда “Горобзор” сайтының редакторы Артур Хәсәнов та булды.

Фото һәм мәгълүмат чыганагы: "Башинформ" агентлыгы порталы

Автор:Рәзилә Арсланова әзерләде
Читайте нас: