ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

В.В.Путин: “Ковидтан соңгы тернәкләнү әлегә без теләгәнчә нәтиҗәле бармый...”

Матбугат конференциясендә журналистлар белән әңгәмә барышында Русия Президенты В.В.Путин яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланган чорда илдә планлы медицина ярдәме күрсәтү зыян күрүен таныды.

В.В.Путин: “Ковидтан соңгы тернәкләнү әлегә без теләгәнчә нәтиҗәле бармый...”
В.В.Путин: “Ковидтан соңгы тернәкләнү әлегә без теләгәнчә нәтиҗәле бармый...”

Матбугат конференциясендә журналистлар белән әңгәмә барышында Русия Президенты В.В.Путин яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланган чорда илдә планлы медицина ярдәме күрсәтү зыян күрүен таныды. “Без койка-ятакларның, табибларның эшчәнлек профилен үзгәрттек, пациентларның маршрутизациясе үзгәрешләр кичерде. Кайсы бер дәвалау учреждениеләре санитар эшкәртүгә тукталды, кайсылары ябылды. Боларның барысына да вакыт таләп ителде. Соңрак бу эшкә волонтерлар, өлкән курслар студентлары да кушылды, без ныгындык һәм инфекциягә каршы нәтиҗәле көрәштек, – диде ил башлыгы. – Әлбәттә, ковидтан соңгы тернәкләнү без теләгәнчә үк нәтиҗәле эшләми. Вирус йоктырып чирләүче кешеләрнең миллионнан артыгы тернәкләнү курсын үтте. Ул кешеләр сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Кайсы бер кешеләр яңадан медицина учреждениеләренә барырга курка. Ковид организмның барлык органнарына һәм системаларына һөҗүм итә. Ковидтан соңгы тернәкләнү-реабилиация киңәер дип ышанам. Моның өчен ресурслар бүленгән.” Фото һәм мәгълүмат чыганагы: “Башинформ” агентлыгы сайты.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: