ИГЕНЧЕ
+21 °С
Облачно
Экономика
22 Июля , 06:05

Күчмә эшкуарлык сәгатендә фикер алыштылар

Кичә Нариман авылындагы “Авылча” кошчылык комплексында күчмә форматта эшкуарлык сәгате үтте.

Күчмә эшкуарлык сәгатендә фикер алыштыларКүчмә эшкуарлык сәгатендә фикер алыштылар
Күчмә эшкуарлык сәгатендә фикер алыштылар

 Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдар Илүс улы Низамов биредә булып, җитештерү эшчәнлеген модернизацияләү барышы белән таныштылар. 2023 елдан инвестиция программасы кысаларында биредә масштаблы реконструкция үткәрелгән: дүрт корпус төзелгән, предприятие уңышлы эшли. Соңгы стадиядә терлек чалу цехы, тагын ике корпус һәм суыту цехы ачылуга әзерләнә. Җитәкчеләр биналарны карадылар, агымдагы мәсьәләләр һәм җитештерү куәтләрен киңәйтү перспективалары турында фикер алыштылар.            Предприятие продукциясенә районда да, аннан читтә дә тотрыклы ихтыяҗ булуы сөендерә. Бүгенге көндә кошчылык комплексында елына 320 тонна кош ите җитештерәләр, сатып алучыларны “Хәләл” стандарты буенча сертификацияләнгән сыйфатлы продукция белән тәэмин итәләр. Эшкуарлык сәгатьләре “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” илкүләм проекты кысаларында кече һәм урта бизнесны үстерүгә ярдәм итә. Чакмагыш районы территориясендә үз эшләрен ачарга яки үстерергә теләүчеләр икътисад һәм эшкуарлык бүлеге начальнигы Рима Рим кызы Рәхимовага 8(34796) 3-18-53 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Күчмә эшкуарлык сәгатендә фикер алыштылар
Күчмә эшкуарлык сәгатендә фикер алыштылар
Күчмә эшкуарлык сәгатендә фикер алыштылар
Күчмә эшкуарлык сәгатендә фикер алыштылар
Күчмә эшкуарлык сәгатендә фикер алыштылар
Күчмә эшкуарлык сәгатендә фикер алыштылар
Күчмә эшкуарлык сәгатендә фикер алыштылар
Күчмә эшкуарлык сәгатендә фикер алыштылар
Күчмә эшкуарлык сәгатендә фикер алыштылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас