Язмыш җилләре ачысын кече яшеннән үк тоеп, күңеленә дә салкынлык үрләгән сабыйларның йөрәкләрен олы йөрәге белән җылыткан, яктырткан замандашларыбызны юкка гына кешелеклелек, изгелекнең иң яхшы үрнәге димиләр.
Без яшәгән катлаулы заманда һәр кешедә кан туганлыгы белән үзенә бәйле булмаган, әмма әти-әни назыннан мәхрүм калуның бар ачысын татып өлгергән балага күңел җылысын бүләк итә алмый. Районыбызда яшәгән шундый игелекле якташларыбыз барлык каршылык-киртәләрне үтеп, күпләргә үрнәк булып яши.
Район хакимиятенең мәгариф бүлегенең утырышлар залында шундый шәфкать ияләре – алмаш гаиләләр әгъзалары өчен күчмә семинар-тренинг оештырылды. Аны муниципаль район хакимиятенең опека һәм попечительлек секторы мөдире Эльмира Мәдхәт кызы Бәдретдинова белән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру буенча республика үзәгенең Туймазыдагы төбәк филиалы психологы Татьяна Юрьевна Кузьмина әзерләп үткәрде. Тренинг барышында психолог ата-аналарга хис-тойгыларга идарә итә белү ысулларын гамәлдә күрсәтеп, аларны көндәлек тормышта кулланырга өйрәтте. Чарада катнашучы ата-аналар шушы юнәлештә үзләре өчен яңа белем-ысулларны үзләштерделәр, хис-тойгылар тотрыклылыгын ныгыту, күңел киеренкелегеннән котылу өчен махсус күнекмәләр эшләделәр. “Бәхет белән тәрбияләү” дип исемләнгән бу чара барышында аларга видеороликлар да күрсәтелде, “Очындырыргамы, яки ныклы контрольдә тотаргамы: балансны ничек табарга?” дигән дискуссия үткәрелеп, төрле фикерләр тыңланды. Болардан тыш, ата-аналар психологик күнекмәләрне куллану буенча практикумда белемнәрен ныгыттылар, бәхетле бала тәрбияләү үрнәге булган уеннарда белемнәрен сынап карадылар. Алар психолог үткәргән һәр күнекмәгә актив кушылырга омтылдылар, чөнки бу аларга үз гаиләләренә сыендырган балалар белән җылы мөнәсәбәтләрне көйләргә һәм аларны тагын да ныгытырга, бу балаларны тәрбияләүдәге хаталарны ныграк аңларга ярдәм итә. Семинар-тренинг ахырында алмаш гаиләләрдә балалар тәрбияләгән әти-әниләрне борчыган сорауларга җаваплар һәм балалар белән мөнәсәбәтләрне тагын да җайлырак, уңайрак итү буенча киңәшләр бирелде, белгечләр консультациясе үткәрелде.
Илебездә игълан ителгән Гаилә елында үткәрелеп, алмаш гаиләләр әгъзаларын туплап ныгытырга, бердәм-якын итәргә юнәлтелеп оештырылган бу фәһемле чарадан ата-аналар аны үткәрүчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, үзләрен борчыган сорауларга анык җаваплар алып таралыштылар.