ИГЕНЧЕ
+29 °С
Облачно
Гаилә учагы
17 Февраля 2025, 10:25

Яшь гаиләгә йорт сатып алуга сертификат тапшырылды

«Русия Федерациясе субъектларына торак һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда ярдәм итү» федераль проекты кысаларында муниципаль район хакимиятендә «Русия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасына ярашлы яшь гаиләгә социаль түләү алу хокукы турында сертификат тапшырылды.

Яшь гаиләгә йорт сатып алуга сертификат тапшырылдыЯшь гаиләгә йорт сатып алуга сертификат тапшырылды
Яшь гаиләгә йорт сатып алуга сертификат тапшырылды


Әлеге программа гаиләләргә торак төзү яки сатып алу юлы белән яшәү шартларын яхшыртырга ярдәм итә, республикада демографик хәлне яхшырту, гаилә институтын ныгыту юнәлешендә бер адым булып тора.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев мондый сертификатны Динар Тимерхан улы белән Рима Фәрит кызы Әсәдулиннарга тапшырды.
Әсәдуллиннар гаиләсе яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 2014 елдан исәптә тора. Социаль түләү Башкортстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура министрлыгы тарафыннан бүленә. Бу күркәм гаилә Иске Биккенә авылында яши, дүрт бала тәрбиялиләр.
Әлеге сертификатны Әсәдуллиннар зур йорт сатып алуга юнәлтергә планлаштыра. Динар Тимерхан улы район үзәгендә кирпеч заводында эшли, шул ук вакытта ул Иске Биккенә авылы мәчетендә дә имам-хатыйб вазыйфасын башкара. Рима – хуҗабикә, балалар тәрбияли.
“Сертификат алуга бик шатбыз. Район, республика һәи илебез җитәкчеләренә мондый мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт белдерәсе килә. Киләчәктә дә яшь гаиләләргә мондый ярдәмне алырга насыйп булсын, алар үзләренең яшәү шартларын яхшыртсын иде”, – дип тәэссоратларын уртаклашты безнең белән Динар.
Яшь гаиләгә хыяллары тормышка ашуларын, киләчәктә дә балалар шатлыгына төренеп, парлы, тигез гомер итүләрен телибез.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас