ИГЕНЧЕ
+2 °С
Ясно
Кеше һәм хокук
26 Августа , 11:35

Чакмагыш районында 96 яшьлек әбине талаган ир-ат тоткарланган

Чакмагыш районында гаять күңелсез вакыйга булган

Добавить в предпочтительные источники Google
Чакмагыш районында 96 яшьлек әбине талаган ир-ат тоткарланганЧакмагыш районында 96 яшьлек әбине талаган ир-ат тоткарланган
Чакмагыш районында 96 яшьлек әбине талаган ир-ат тоткарланган

Төнлә 42 яшьлек кеше (элек хөкем ителгән) 96 яшьлек әби йортына кергән. Ишек  йозагын ул аяк киеме өчен металл кашык белән ачкан.  Әби куркудан уянган.

Ир-ат аңа үтерү белән янагач, соңгы 1500 сум акчасын һәм кесә телефонын биргән.

Бәхеткә каршы, коточкыч хәл шуның белән тәммланган.  Полиция талаучыны тиз арада таба кулга ала.  Аның аракыга акчасы беткән икән, һәм ул акчаны шундый ысул белән табарга булган.

Җинаять эше кузгатылган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас