ИГЕНЧЕ
+8 °С
Ясно
Кеше һәм хокук
30 Сентября , 12:21

Чираттагы комиссия утырышы

 Район мәгариф бүлегенең утырышлар залында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы  утырышы узды. 

title
Чираттагы комиссия утырышыЧираттагы комиссия утырышы
Чираттагы комиссия утырышы

Утырышта балигъ булмаганнарга  һәм аларның әти-әниләренә карата  административ хокук бозулар турында материаллар каралды. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, әлеге комиссиянең рәисе Светлана Фларис кызы Шакирова, район прокуроры урынбасары Искәндәр Мозаһидан улы Баһманов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы  Шәйдуллин,  хокук  тәртибе саклау органнары,  социаль тәгаенләнештәге оешма-учреждениеләр   вәкилләре катнашты.       

Утырышта хокук бозучы үсмерләр һәм балаларына тиешле тәрбия бирә алмаган ата-аналарның эшләре тикшерелде. Комиссия һәр очрак буенча тиешле карарлар кабул итте, балалар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрде.   Бу хакта тулырак – киләсе санда укыгыз.  

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас