ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
20 декабрь 2021, 10:20

Сәләтлеләр, уңганнар

Алина һәм Эльвина Вәлиевалар – район һәм республика күләмендә үткән бәйгеләрнең актив катнашучылары.

Сәләтлеләр, уңганнар
Сәләтлеләр, уңганнар

Алина һәм Эльвина Вәлиевалар – район һәм республика күләмендә үткән бәйгеләрнең актив катнашучылары.
Алар бәйләргә, чигәргә, энҗе-мәрҗән тезәргә, тасмалар кулланып ңз куллары белән төрле эшләнмәләр булдырырга яраталар. Шулай ук җырларга, биергә, шигырь һәм әкият сөйләргә дә бик осталар. Алина Г.Әлмөхәммәтов исемендәге республика күләмендәге “Комарткы” фестиваль-конкурсының, “Саумы, саумы, Әкият!” төбәк бәйгесенең призеры булды. Эльвина Бөек Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан үткәрелгән республика җыр бәйгесе дипломанты. Кызлар шулай ук район һәм республика олимпиадаларында да сынатмыйлар. Алина синтезаторда уйнарга, Эльвина рәсем төшерергә ярата.
Яңа ел алдыннан “Игенче” гәзите үткәргән конкурстан да читтә калмаска булганнар уңган кызлар. Эльвина фотосурәткә бу бәйгебезгә тәкъдим иткән “Кар патшабикәсенең чыршысы”, Алина “Яңа ел кәефе” эшләрен тотып төшкәннәр. Кызларның өсләрендә исә әниләре Халидә Фиргать кызы теккән этнокиемнәр.
Бар яклап та сәләтле булган бу уңган кызларга бәйгебездә җиңүгә ирешүләрен телибез.

Сәләтлеләр, уңганнар
Сәләтлеләр, уңганнар
Сәләтлеләр, уңганнар
Сәләтлеләр, уңганнар
Автор:
Читайте нас: