ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
17 гыйнвар 2022, 09:45

Игътибар: яңа конкурс!

Шәфкать ияләре өчен фотоконкурс игълан итәбез!

Игътибар: яңа конкурс!
Игътибар: яңа конкурс!

Хөрмәтле гәзит укучы дусларыбыз! Илебезне биләп алган дөньякүләм коронавирус пандемиясе күп һөнәр ияләренең кадерләрен белергә өйрәтте. Шуларның берсе – урта медицина персоналы. Районыбызда йөзләгән ак халатлы шәфкать иясе авырулар сәламәтлеге сагында тора. Иң авыр мизгелләрдә алар өйдә гаиләсе, туганнары янында түгел, ә дәваханәдә авырулар тирәсендә булдылар, аларның сәламәтлекләре, тормышларын саклап калу өчен көрәштеләр. Дәваханәләр югары технологияле дәвалау чаралары белән тәэмин ителсә дә, бары тәҗрибәле хезмәткәрләр булганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Шул уңайдан аларның җиңел булмаган хезмәтенә рәхмәт йөзеннән без чираттагы бәйгебезне игълан итәргә ашыгабыз. Яңа конкурс ”Безнең заман геройлары” дип атала.

Әлеге конкурста район үзәгендә һәм авыл биләмәләрендә хезмәт салучы шәфкать ияләре (урта медицина персоналы) катнаша ала. Бәйгедә катнашу өчен jpeg форматындагы фоторәсемне “Игенче” гәзите төркеменә яки 8-937-339-35-95 номеры буенча WhatsApp (Ватсап) мессенджерына хәбәрнамә (сообщение) итеп җибәрергә кирәк булачак. Шунда ук бәйгедә катнашучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме, һәм гадәти эш көне турында кыскача мәгълүмат-язманы да теркәү сорала.

Конкурсның беренче этабы 20-31 гыйнварда үтә. Бу вакыт эчендә фото һәм язмаларны җибәреп өлгерергә кирәк булачак. Алар белән без басмабызның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “ИгенчеИгенче” төркеме сәхифәләрендә таныштырып барачакбыз. Бәйгенең икенче этабында, 1-11 февраль көннәрендә муниципаль этапта җиңүчеләрне билгеләү максатында катнашучылар өчен тавыш бирү оештырыла. Игътибар: тавыш бирүдә бары тик “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге “ИгенчеИгенче” https://vk.com/club149106081 төркеменә язылучылар гына катнаша алачак.

Җиңүчегә “Игенче” гәзитенең Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылачак. Район күләмендә җиңү яулаган катнашучы шәфкать иясе конкурсның республика этабында беренчелек өчен көрәшүне дәвам итәчәк. Бәйгенең суперфиналы 14-28 февраль көннәрендә “Безнең Башкортстан” гәзитенең “ВКонтакте” социаль челтәрендәге платформасында оештырылачак.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: