ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
16 февраль 2022, 17:55

“Безнең заман геройлары” конкурсы җиңүчесе бүләкләнде

Алдан хәбәр иткәнебезчә, “Безнең заман геройлары” конкурсының муниципаль этабы төгәлләнде. Юмаш авылы фельдшеры Ольга Ведерникова анда җиңүче дип табылды.

Бүген аңа басмабызның Мактау грамотасы һәм бүләк тапшырылды. Ольга Геннадьевна өчен әлегә бәйге тәмамланмады – ул “Безнең Башкортстан” порталында республиканың төрле төбәкләреннән иң яхшы дип табылган шәфкать ияләре белән көч сынашырга тиеш булачак. Ольга Ведерникова өчен мөмкин кадәр күбрәк тавыш бирергә һәм республика күләмендә дә җиңү яуларга ярдәм итәргә ашыгырга чакырабыз! Моның өчен    https://vk.com/app7198399_-205130568#poll620a57bdf5c3030a729a2d1a сылтанмасы аша “Безнең Башкортстан” сайтына керергә һәм райондашыбызның фоторәсеме астындагы “проголосовать” дигән язуга гына басып алырга кирәк. Мөмкин кадәр күбрәк тавыш бирергә һәм республика күләмендә дә җиңү яуларга ярдәм итәргә чакырабыз сезне, якташлар! Тавыш бирү 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Редакциябезнең махсус бүләгенә ия булган тырыш, һәр яклап та уңган, изге күңелле, лаеклы җиңүчебез – Ольга Геннадьевна Ведерникованы тагын бер кабат тәбриклибез һәм җиңел булмаган хезмәтендә уңышлар телибез!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: