ИГЕНЧЕ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
16 февраль 2022, 18:45

Булдыклылыгы – бала чагыннан

Бәйгенең соңгы катнашучысы белән таныштрабыз. Аның турында кызы Гүзәл түбәндәгеләрне язып җибәргән.

Булдыклылыгы – бала чагыннан
Булдыклылыгы – бала чагыннан

Әтиләр – ил терәге, гаиләнең төп таянычы. Тормышның иң авыр сынауларын, иң катлаулы һәм сикәлтәле юлларын җиңеләйтүче кеше ул әти. Дөньяларыбыз түгәрәк булсын өчен күпме хәләл көчен түгә икән ул? Никадәр авыр булса да, башын имәс, көчле җил- давыллардан безне курчалаучы, яклаучы көчле җан ул. Бу сыйфатларнын барысы да нәкъ минем кадерле кешем Митрә-Әюп авылында игелекле гомер кичерүче Рим Гыйлемҗан улы Гариповка туры килә. Әтием 1951 елның 26 июлендә әлеге авылда дөньяга килгән. Өч кыз баладан соң аваз салган ир бала гаиләдә көтеп алган сабый булган. Әткәсе Гыйлемҗан, әнкәсе Әсмабикә аңа зур өметләр баглап, яхшы тәрбия биргән. Уллары, чынлап та, акыллы, чибәр, үткер зиһенле булып буй җиткергән. Кече яшеннән бик яхшы билгеләргә генә башта мәктәптә, соңрак Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында белем алган. Һәрвакыт спорт белән шөгыльләнгән, җәмәгать эшләрендә актив катнашып, күпләргә үрнәк булган ул. Яше җиткәч, Совет армиясе сафларында илебез чигендә хезмәт иткән. Анда да ул күп тапкырлар Мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек булган. Армия хезмәтеннән соң ике дә уйлап тормый, язмышын туган авылы белән бәйләгән. Үзенең эш урыны итеп Митрә-Әюп урта мәктәбен сайлаган. Авылыбызга фельдшер булып эшкә килгән Үрнәк авылы кызы Флидә – минем кадерле әнием белән чәчләрен чәчкә бәйләгәннәр. Шушы матур гаиләдә без, өч бала, матур тәрбия алып, олы тормыш юлына аяк бастык. Әтием соңрак югары белем алып, югары категориялы, абруйлы укытучы булып, хаклы ялга кадәр балаларга белем бирде. Тормышта әтием йомшак, киң күңелле, якыннарының күңелен күрә белүче кеше. Аның беркайчан да безгә тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Әмма, шуңа карамастан, безгә карата үзенчә таләпчән дә иде: ул бервакытта да безгә кунаклар барында алар тирәсендә кирәкмәгәнгә буталып йөрергә, олылар сүзенә кушылырга рөхсәт итмәде. Дуслары һәм туганнар арасында ул кызыклы гәптәш һәм искиткеч әңгәмәче дә. Яшь чагыннан гармунда уйнау белән мавыгуын да әйтми калдырып булмый. Аучы, ә хаклы ялга чыкканнан бирле үзенең әтисе шөгылен – умартачы һөнәрен дә үзләштереп, тирә-якка билгеле балбабай да ул! Менә шундый күпкырлы шәхес ул минем әтием! Бүгенге көндә әтиебез кадерле әниебез белән балаларының, оныкларының уңышларына куанып, шатлыкларын, мәшәкатьләрен уртаклашып, булганына шөкер итеп, матур гомер кичерә. Ул әле дә авыл тормышының үзәгендә кайный һәм дөнья яңалыклары белән кызыксынып яши. Кирәк вакытта файдалы киңәшләрен биреп, кулыннан килгәнчә авылдашларына ярдәм итеп яши. Әтиемне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлап, иң изге теләкләремне җиткерәсем килә. Кадерле әтиебез! Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын үзегезгә! Матур теләкләремне Гөлара Шәрипова язган шигырь белән тәмамлыйсым килә: Әтиемнең күркәм сыйфатлары Булса әгәр hәрбер ир-атта, Бар хатын-кыз көчле терәк тоеп Яшәр иде, димен, рәхәттә! Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк, Уңган куллар – әти куллары. Әтиемә Ходай гомер бирсен, Тигез булсын тормыш юллары! Киңәшләрең hәрчак төпле синең, Ярдәмеңне тоеп яшим мин. Синең белән hәр көн чын йөрәктән, Горурланам, әти, яшермим! Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми, Гомер көзен тыныч каршыла. Рәхмәтемне әйтеп, газиз кешем, Башым иям синең каршыңда!

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: