ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
16 февраль 2022, 18:30

Утлы юлларда чыныккан әтиебез

Чираттагы бәйгечебез турындагы хат юлларын Салават Әдип улы Нуркаевның төпчек кызы Әдилә җибәргән: “Әтием 1969 елның 1 гыйнварында Митрә-Әюп авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән.

Утлы юлларда чыныккан әтиебез
Утлы юлларда чыныккан әтиебез

1987 елның май аенда хәрби хезмәткә чакырыла. Фирганә шәһәрендә өч айлык әзерлек үткәч, август башында аларның хәрби частен Әфганстанның Баһрам шәһәренә җибәрәләр. Ул анда аерым инженер-сапер батальонында 1989 елның гыйнвар аена кадәр Әфган халкының тынычлыгын саклый. Төрле хәрби операцияләрдә катнаша. Хезмәтнең соңгы өч аен Термез шәһәрендә тәмамлый. “СССР Кораллы Көчләренә 70ел”, “Интернационалчы яүгиргә рәхмәтле Әфган халкыннан” медальләре бар. Хезмәттән кайткач әтием әнием Луизага өйләнеп, безгә – 3 балага гомер бүләк иттеләр. Без инде хәзер үсеп буй җиттек, абыебыз Искәндәрнең үз гаиләсе, апам Ләйсән белән мин әниебез сайлаган һөнәр – медицина юлыннан киттек. Әтиебез әни өчен ныклы терәк, безнең өчен хәстәрлекле әти. Без аның белән горурланабыз, аны бик тә яратабыз. Авыр хезмәт юлларын үтеп тә сыгылмаган әтиебезгә киләчәктә дә рух ныклыгы, корычтай сәламәтлек телибез. Озын гомерле бул, әтием!”

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: