+17 °С
Болытлы
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан редакциябез “Әти дә солдат булган” дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Шушы бәйгедә 5 райондашыбыз катнашты. Тавыш бирү йомгаклары буенча, 511 тавыш җыеп, Митрә-Әюп авылында яшәүче Салават Әдип улы Нуркаев җиңүче булды. Аңа редакциябездә бүләк һәм Мактау грамотасы тапшырылды. Җиңүчене тагын бер тапкыр ихлас тәбриклибез һәм киләчәктә дә җиңүләрегез күп булсын, дип телибез.