ИГЕНЧЕ
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Конкурсы
24 февраль 2022, 10:40

“Яз гүзәле” фотоконконкурсын игълан итәбез

Яз – табигатьнең уянган, яңарыш чоры. Күңелләрне сихри матурлык һәм җылылык биләп ала. Кадерле дуслар! 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан без төрле яшьтәге гүзәл затларыбызны “Яз гүзәле” фотоконкурсында катнашырга чакырабыз.

“Яз гүзәле” фотоконконкурсын игълан итәбез
“Яз гүзәле” фотоконконкурсын игълан итәбез

 Хатын-кыз – җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та. Юкка гына каләм ияләре аны “җавапсыз табышмак”, “җирдәге фәрештә”, “сүнмәс кояш” белән чагыштырмый. Бар яклап та матурлык өлгесе, җан җылысы чыганагы булган, үрнәк алырдай хатын-кызларыбыз, яшь кызларыбыз да күп арада.

Фотоконкурста катнашу өчен 24 февральдән 1 мартка кадәр безнең [email protected] электрон адреска яки 8-937-339-35-95 номеры буенча WhatsApp (Ватсап) мессенджерына үзегезнең гүзәллегегезне чагылдырган фоторәсемегезне юллагыз. Шунда ук конкурста катнашучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме, һәм аның турында кыскача мәгълүмат-язманы да теркәү сорала. Һәр катнашучы конкурска бары бер генә фотосурәтен җибәрә ала.

2 марттан 7 мартка кадәр җиңүчеләрне билгеләү максатында катнашучылар өчен тавыш бирү оештырылачак. Җиңүчеләргә 1нче һәм 2 нче урыннар билгеләнәчәк. Игътибар: тавыш бирүдә бары тик “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге “ИгенчеИгенче” https://vk.com/club149106081 төркеменә язылучылар гына катнаша алачак. Сездән фотолар көтеп калабыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: