ИГЕНЧЕ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
28 февраль 2022, 11:15

Горурланырлык уңышлары күп аның

“Яз гүзәле” фотоконконкурсының өченче катнашучысы – Чулпан Самат кызы Исламова. Бар яклап та талантлы һәм максатчан кыз турында аның әнисе Раушания Гәрәева горурланып түбәндәге хат юлларын безнең редакциягә юллаган:

Горурланырлык уңышлары күп аның
Горурланырлык уңышлары күп аның

“Хыяллар!... Хыяллар!.. Ни генә эшләтми хыял кешене?... Кайларга гына илтеп ташламый! Алар кешене канатлы кош итеп күккә күтәрә, диңгезләр артына алып китә, төрле җирләр кичәргә мәҗбүр итә. Хыялларга бирелеп, кеше яши, иҗат итә. Хыялларның күбесе чынга ашмаслык булса да, кеше хыял белән яшәргә тиеш. Халык юкка гына: “Хыялсыз кеше – канатсыз кош”, – димәгән бит! Хыяллар төрле... Кемдер әйбәт укырга һәм дәрәҗәгә ирешергә, кемдер, акчалы эшкә урнашып, төрле илләр гизәргә, ә кайберәүләр бары тик бәхетле булырга хыяллана. Нигә кирәк ул хыял? Җавабым әзер: хыял белән яшәү, максатка ирешү – үзе бер бәхет бит ул! Ул яшәүгә бер өмет, ышаныч өсти. 1998 нче елның салкын гыйнвар аенда Үрнәк авылында бар йөрәге белән тик изгелекләр генә өләшергә дип Самат белән Раушания Гәрәевлар гаиләсендә Чулпан исемле кыз дөньяга килә. Чулпанның да башкаларныкы кебек үк, изге, үзенә генә хас хыяллары бар. Алар бик күп һәм күпкырлы: мәктәптә укыганда хыялы Казанны күрү иде, үзе язган ижат жимеше белән ике тапкыр барып, беренче урыннар алу бәхетенә иреште. Тагын бер хыялы – дөрес һөнәр сайлап, илгә игелекле хезмәт күрсәтү иде. Аллага шөкер, хыялы тормышка ашты: медицина колледжын кызыл дипломга тәмамлап, кулына диплом алды. Бүгенге кондә Уфада, Роспотребнадзорда балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы күзәтчелеге бүлегенең өлкән белгече булып эшли. Кыска гына эшчәнлек дәверендә бик күп Диплом, Грамоталар белән бүләкләнде. Сәнгать өлкәсендә дә зур уңышларга ирешә Чулпан. Бар яклап та бик актив кыз ул, төрле бәйгеләрдә дә катнашырга тырыша, призлы урыннар яулый. Театр да уйнарга да, шигырь язарга да, җырга-биюгә дә сәләт бирелгән аңа. Нәфис сүз бәйгеләре дә анын өчен олы бәйрәмгә тиң. Күптән түгел Уфада, “Торатау” конгресс-холлында Халыкара башкорт Карсылуы конкурсы “Карсылукай – 2021” бәйгесе үтте. Чулпан ул бәйгедә 12 кыз белән финалга чыгып, бик күп бүләкләргә, котлауларга лаек булды. Узган ел Чулпан өчен бик истәлекле ел булды: ямьле март аенда Чакмагышның унган, акыллы егете белән гаилә кордылар. Иптәше Рөстәм дә медицина тармагында хезмәт сала. Аллага шокер, әлегә Чулпанның тормышында барысы да бар: тормыш иптәше, әти-әнисе, туганнары янында, исән-сау, ашарга ризыгы, кияргә киеме, авыр чакларда ярдәмгә килерлек дуслары янәшәсендә. Жан тынычлыгы белән алга куйган

максатларга ирешер очен болардан да олы бәхет юктыр да ул.... Тик шулай да, янәшәңдә ятимнәр күз яше түгелгәндә, аклык-сафлык, намуслылык, хаклык җиргә тапталганда, илләр тыныч булмаганда, ничек тыныч кына яшәп булсын соң?!. Бүген барыбызның да хыяллары уртак: бөтен кеше дә сәламәт булсын, илләр тыныч торсын, сугышлар булмасын иде, дигән теләктәбез. Яхшылыкка өметләнеп, хыял, максатлар белән яшик! Кеше шулай яшәгәндә генә үзенең якты теләкләренә, хыялларына ирешә ала. Мин моңа чын күңелемнән ышанам”.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: