ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
9 март 2022, 12:20

“Яз гүзәле” фотоконкурсы җиңүчеләре ачыкланды

Күптән түгел “Игенче” гәзите редакциясе 8 март – Халыкара хатын-кызлар уңаеннан районыбыз хатын-кызлары арасында “Яз гүзәле” дип исемләнгән фотоконкурс игълан иткән иде. Катнашучылар өчен “Вконтакте” социаль челтәрендә актив тавыш бирү барды. Шушы көннәрдә бәйгенең җиңүчеләре билгеләнде.

“Яз гүзәле” фотоконкурсы җиңүчеләре ачыкланды
“Яз гүзәле” фотоконкурсы җиңүчеләре ачыкланды

Үрнәк авылыннан Чулпан Самат кызы Исламова “Яз гүзәле” бәйгесенең җиңүчесе булды һәм 159 тавыш җыеп, беренче урынга чыкты! Икенче урында – Имәнлекулдан Рәзилә Сафиулла кызы Яппарова. Аның өчен 70 кеше тавыш бирде. Өченче урында – Җәмәйдән Эльза Әлтәф кызы Камалова. Җәмәй авылы гүзәле 41 тавыш җыйды. Райондашларыбызны Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Гүзәлләрдән-гүзәл, сылулардан-сылу конкурсантларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм бүләкләрен редакциябезгә килеп алуларын сорыйбыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: