ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
11 апрель 2022, 16:30

Этебез дә, мәчебез дә якын

Чираттагы кокурсантларыбыз – Юлдашевлар гаиләсе. Алар Чакмагышның иң күркәм урынында яшиләр: өйләре  ямь-яшел чирәмле, матур алан каршысында урнашкан, агач-куакларга карап, кояш нурына чумып утыра.                

Этебез дә, мәчебез дә якын
Этебез дә, мәчебез дә якын

   “Без – күп балалы гаилә. Гаиләбезнең иң яраткан җәнлекләре – этебез Акита һәм песиебез Зайка. Безгә аларны якын дусларыбыз бүләк иттеләр.                    

    Зайкабызның токымын белмибез, әммә ул өч  төрле төстә. Ул – безнең "Бәхет песи"ебез. Зайка машина астында калып аягын имгәтте, без аны күңел җылыбызны биреп дәваладык.  Хәзер ул өч аяклы гына, әмма урамда иң җитез йөгергэне – безнең Зайка. Ул акыллы, ягымлы һәм бик тыңлаучан песи.          

  Этебезнең токымы – " Америка акитасы". Акита безне һәм туганнарыбызны таный, капкадан керүгә үк сәламләп тора. Акита бәләкәй аю кебек, без аны "Плюшевый Мишка" дип йөртәбез – чыннан да, аңардан бал исе дә килеп тора. Аның кебек тыңлаучан, тугры, акыллы эт юктыр ул! Аның карашлары да шундый ягымлы!                                    

 Без гаиләдә тәрбияләгән җәнлекләребезгә бик  җаваплы карыйбыз: әгъза дәрәҗәсенә кертеп тәрбиягә алганбыз икән, алар алдында үзебезне бурычлы дип тоябыз һәм аларны бик яратабыз,” – дип язганнар Юлдашевлар.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: