Әлеге фоторәсемдә минем әнием Лилия, энем Артем һәм мин. Без әнием белән мәктәптән кайткач өйгә бирелгән эшләрне үтибез. Балалар бакчасында йөргәндә һәм мәктәптән кушылган кул эшләре конкурсында әнием әллә нинди идеяләр уйлап чыгарып, матур итеп эшләп тә куя идек. Әниемнең әзрәк буш вакытында берәр тәмле әйбер пешереп, сыйланабыз. Әти-әни, энем белән Уфага балалар өчен күңел ачу үзәгенә уйнарга барабыз. Анда батутларда сикерәбез, “Киефси”га кереп, үзебез яраткан фритюрда пешерелгән бәрәңге, пиццалар белән сыйланып, ял итеп кайтабыз. Әнием миңа матур күлмәкләр, киемнәр, куртка, төсле ручкалар, матур блокнотлар ала. Минем әнием нык уңган, ару-талу белми, безнең өчен тырыша. Үскәч, мин дә әнием кебек булачакмын. Чирләмә, әнием, гел елмаеп тор. Мин сине нык яратам.”