ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Конкурсы
23 ноябрь 2022, 12:50

Җиңүчебезне бергәләп билгеләдек

Хөрмәтле сәхифәчеләребез! “Әнием, кадерлем” бәйгесенең финалына да килеп җиттек.

Җиңүчебезне бергәләп билгеләдек
Җиңүчебезне бергәләп билгеләдек

Бүген Әниләр көненә багышланган конкурска йомгак ясар вакыт җитте. Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы Амелия Гыйндуллинаның әнисе Лилия Гыйндуллина 308  тавыш белән “Әнием, кадерлем” бәйгесенең җиңүчесе итеп табылды. Райондашыбызны Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк көтә. Лилия Гыйндуллинаны җиңүе белән котлыйбыз һәм бүләкне редакциядән 24 ноябрь көнне сәгать 15.00 дә килеп алуын сорыйбыз.

         Махсус кушымта ярдәмендә барган тавыш бирүдә барлыгы  654 райондашыбыз катнашты. Назлы карашлы, йомшак куллы, изгеләрдән-изге әниләрне якынлашып килгән бәйрәмнәре белән тәбриклибез. Алар өчен тавыш бирүчеләргә зурдан зур рәхмәтләрне белдерәбез.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: