ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Конкурсы
20 гыйнвар 2023, 10:50

“Кышкы матурлык” фотоконкурсы игълан итәбез

“Кышкы матурлык” фотоконкурсы игълан итәбез
“Кышкы матурлык” фотоконкурсы игълан итәбез

Ак мамыктай ап-ак кыш мизгеле үзенең пакълыгы һәм сафлыгы белән күңелне сөендерә, үзенчә матур һәм күңелгә якын. Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бай. Тәрәзәләрдәге могҗизалы бизәкләр, кышкы табигать күренешләре: чиксез ак киңлекләр, ак кар бәсләре  белән капланган агач-куаклар, кар көртләре – бу күренешләрнең барысы да безгә шатлык өсти, кышкы табигатьнең гүзәллегенә соклану хисләре уята. Бары тик тирә-ягыбыздагы шушы матурлыкны күрә белергә генә кирәк!

Нәкъ менә шуның өчен без гәзитебезнең “Бәйләнештә” (“В Контакте”) социаль челтәренең “Игенче” төркемендә “Кышкы матурлык” дигән фотоконкурс игълан итәргә булдык. Сихри кыш мизгеленең гүзәллеген күрә белүчеләр,  табигатьтә  фотосүрәткә төшерергә яратучыларны фотобәйгедә катнашырга чакырабыз.

  Моның өчен 20 гыйнвардан 29  гыйнварга кадәр  89373393595 ватсап номерына кышкы туган ягыбызның матурлыгын чагылдырган пейзаж фонында төшкән үзегезнең төсле, матур фотосүрәтләрегезне (конкурс шартлары буенча бер кешедән – 1 генә фотосүрәт) җибәрүегез сорала. Яшь буенча чикләүләр юк, конкурста балалардан алып өлкән яшьтәге райондашларыбызга кадәр катнаша ала. Үзегезнең исем-фамилиягезне, телефон номерыгызны, авылыгыз исемен  дә күрсәтергә онытмагыз.

    30 гыйнвардан 8 февральга кадәр ........ “Бәйләнештәге”ге “ИгенчеИгенче” төркемендә  җиңүчене билгеләү өчен тавыш бирү этабы узачак.
Фотоконкурс нәтиҗәләре буенча 1 җиңүче билгеләнәчәк һәм ул истәлекле бүләк алачак.

Дуслар, сездән   матур, якты фотосүрәтләр көтеп калабыз!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: