Гөлчәчәк Заур кызы Хәбирова Тайняш авылында туып үскән. Мәктәптә намуслы хезмәт сала. Бик уңган, таләпчән, сабыр холыклы ул. “Гомер ике килми, һәр көнгә сөенеп яшәргә тырышам”, – ди ул.