ИГЕНЧЕ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
31 август 2021, 12:02

Бүген – ветеринария хезмәткәрләре көне

Ветеринария элек-электән агросәнәгать комплексының уңышлы эшчәнлеге нигезе булып тора. Бу тармак хезмәткәрләре һәр көнне хуҗалыклардагы барлык терлек-туар сәламәтлеген тәэмин итү хакына бөтен белемен, сәләтен, тырышлыгын эшкә юнәлтә. Димәк, алар кош корт һәм мал-туар белән аралашып яшәгән барлык кешелек дөньясы иминлегедә саклый. Ветеринария хезмәткәрләренең вазыйфа бурычларын намуслы тайпылышсыз башкаруы аркасында азык төлек продукциясенә чирле мал ите һәм сөте кертелүгә юл куелмый, ризыклар тиешле шартларда саклана һәм аларның бозылып әрәм шәрәм булуына юл куелмый. Районыбызда ветеринария өлкә  сендә үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән чын профессионаллар, заман шартларында эшли белүче осталар, вазыйфасына тугрылыклы белгечләр генә эшли, дип ныклы әйтә алам. Уңай эпизоотик хәл күзәтелүе, барлык ветеринар  санитар чаралар үз вакытында тиешлечә башкарылуы, мал-туар һәм кош корт арасында гына түгел, кешеләр арасында да имин тормыш саклау хакына хезмәтегез өчен зур рәхмәт.Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, кадерле тармак ветераннары! Барыгызны да ихлас йөрәктән һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйм. Һәммәгезгә дә эшегездә яңадан яңа уңышлар, ныклы сәла  мәтлек, гаилә бәхете, иминлек, бәрәкәтле озын гомер телим.

Автор:Реканс Ямалеев, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: