ИГЕНЧЕ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
28 ноябрь 2021, 08:40

Мәңгелек яшәү ялкынын саклаучы бөек затлар

Хөрмәтле хатынкызлар! Кадерле, сөйкемле әниләребез һәм дәү әниләребез, нәнәйләребез, картәниләребез!

Мәңгелек яшәү ялкынын  саклаучы бөек затлар
Мәңгелек яшәү ялкынын саклаучы бөек затлар

Хөрмәтле хатынкызлар! Кадерле, сөйкемле әниләребез һәм дәү әниләребез, нәнәйләребез, картәниләребез! Район хатынкызлар советы һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын йөрәктән иң назлы, җылы һәм якты бәйрәмнәребезнең берсе – Әниләр көне белән котлыйм! Илебездә билгеләнгән күп бәйрәмнәр арасында бу көн, һичшиксез, әһәмияткә ия. Ул хатынкыз, ана дигән гүзәл затка йөкләнгән дөньяга яңа тормыш, яңа кеше бүләк итеп, аны тәрбияләп үстерү кебек бик тә җаваплы миссиянең изгелелеген һәм бөеклеген ныграк аңларга ярдәм итә. Ана һәм бала... Алар гомер дәвамында шулай берберсе белән тыгыз бәйләнештә гомер сукмагы буйлап атлый. Әниләр кешелек дөньясында тереклек учагын сүндермичә яшәтә. Мәңгелек ут кебек мәңгелек яшәү якынын алар тергезеп тора. Алар – матурлык һәм илһам чыганагы. Аналарга карата игелекле, мәрхәмәтле булуыбыз рухи дөньябызның асылын ачык күрсәтә. Бу якты дөньяга килүебез белән без барыбыз да әниләре-безгә бурычлы. Газиз әниләребез безгә бетмәстөкәнмәс сөю һәм наз бүләк итә, яхшылыкка, гаделлеккә, мәрхәмә-тле булырга өйрәтә. Алар, яз кояшы кебек, дөньябызга нур, җылылык, яктылык өсти. Бүген республикабызда гына түгел, районыбыз да эшкуарлык, идарә итү һәм авыл хуҗалыгы, җитештерү тармагында зур уңыш ларга ирешкән гүзәл затлар күп. Шунысы куанычлы: алар — үзләре район хатынкызлар советы рәисе. хезмәт салган өлкәдә сокланырлык итеп эшләү белән беррәттән, гаилә учагы җылысын саклап, якыннары на, газизләренә күңел назын бүләк итүче хәстәрлекле әниләр дә. Шулай ук районыбызда атаана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз гаиләләсенә алып, аларның кечкенә йөрәкләрен күңел назы белән эреткән, чын мәгънәсендә Әни була алган мәрхәмәтлешәфкатьле гүзәл затларыбыз да байтак. Алар бу балаларга гаилә бәхете татып яшәүне бүләк итеп кенә калмый, үз үрнә-кләрендә чын кешеләр итеп тәрбияләү кебек җаваплы бурычны да иңнәренә йөкли. Кадерле гүзәл затларыбыз! Сал кын, моңсу көз карлыбуранлы аксаф кышка күчеп барган ел мизгелендә билгеләнеп үтелсә дә, җылы-лыкшатлык бөркеп, дөньяны илаһи нурга күмгән шушы матур бәйрәм көне сезгә шат елмаюлар һәм чәчәкләрне мөмкин кадәр ныграк бүләк итсен, йөрәкләрегезне саф мәхәббәт, сөю һәм игътибар – ихтирам хисләре белән баетсын, ихлас җан җылысы белән сөендер сен иде. Бар гомерегезне багышлап, күңел назыгызны биреп үстергән балаларыгызның игелекшатлыкларын күреп, алар белән горурланып яшәргә язсын. Һәр вакыт шулай тормышны яратып, шат күңелле, сөйкемле һәм кадерле әниләр, дөньядагы иң газиз затлар булып калыгыз!

Автор:Алсу ГӘРӘЕВА, район хатынкызлар советы рәисе.
Читайте нас: