ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
8 март 2022, 09:00

ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕ

Сезнең белән дөнья матур

ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕ
ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕ

8 март – Халыкара хатын кызлар көне. Районыбыздагы барлык гүзәл затларны язның иң матур, күркәм бәйрәме белән ихлас күңелемнән кайнар тәбрик итәм! Бәйрәмдә без кадерлеләрдән-кадерле картәниләребез, газизләрдән-газиз әниләребез, сөеклеләрдән-сөекле хәләл җефетләребез, нәфисләрдән-нәфис, сөйкемле апа-сеңелләребез, чая кызларыбызны күңел түрләребездән чыккан иң җылы сүзләр белән котлап, аларга иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Җәмгыятьтә хатын-кызлар иңенә зур җаваплылык салынган. Сезнең эшсөяр кулларыгыз, көчле рухыгыз, акылыгыз, иҗади карашыгыз белән матди һәм рухи кыйммәтләр булдырыла. Кайсы гына тармакка күз салма – сезнең тынгысыз хезмәтегез, хәстәрчел кулларыгыз, назлы йөрәгегез, ихлас тырышлыгыгыз ярылып ята. Сәүдә, гомум туклану, көнкүреш хезмәте, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль ярдәм һәм башка тармак һәм өлкәләрдә сез зур күпчелекне билисез, беткесез мәшәкатьләр уртасында кайнап, төрле җәмәгать эшләренә дә вакыт табасыз. Бер үк вакытта изгелекле йөрәгегез, эчкерсез күңел назыгыз, кабатланмас гүзәллегегез, зирәк акылыгыз, сабырлыгыгыз һәм түземлелегез белән җылы гаилә учагын саклыйсыз, кадер-хөрмәттә балалар багып үстерәсез, аларда халык традицияләренә тугрылык, күркәм әхлакый сыйфатлар, эшсөярлек тәрбияләп,илебез ныклыгын тәэмин итәсез. Кадерле гүзәл затлар! Киләчәктә дә матур эшләрегез, өлгеле тормышыгыз белән дан казанып, безне гел рухландырып,көч-куәт өстәп, ныклы терәк-таяныч булып калыгыз. Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч-имин тормыш, һәр өлкәдә уңышлар гына телим.

Автор:Реканс ЯМАЛЕЕВ, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: