ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
11 октябрь 2022, 09:05

Республика көне белән, райондашлар!

11 октябрьдә Башкортстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүгә 32 ел тула.

Республика көне белән, райондашлар!
Республика көне белән, райондашлар!

Илебез өчен сынаулы елларда Русиябездә федератив мөнәсәбәтләрне көйләү һәм ныгытуга башлангыч биргән әлеге норматив хокукый акт төбәгебезнең тотрыклы социальикътисади үсеш алган федерация субъектына әверелүенә этәргеч ясады, күпмилләтле халкыбызның артабангы бердәмлеге нигезе булып кала. Шушы истәлекле дата хаклы рәвештә Республика көне, гомумхалык бәйрәме булып тора. Вакыт сынауларын уңышлы үтеп, республикабыз бар яклапта тотрыклы үсеш юлыннан алга бара, сәяси тотрыклылык, икътисади үсеш, халкыбызның тормыш көнкүреш шартлары арта бару Башкортстаныбызның илебездә көчле үсешкән төбәкләрнең берсе икәнлеген дәлилли. Бездә илкүләм, дөньякүләм әһәмиятле чаралар үткәрелә, бөтен дөнья күләмендә билгеле туристик объектларыбыз бар, илебез төбәкләре генә түгел, чит дәүләтләр белән дә икъти садый бәйләнешләр арта бара, шәһәр авылларның йөзе танымаслык үзгәрә, кешеләрнең тормыш шартлары яхшыра. Болар һәммәсе дә якты киләчәккә ныклы ышаныч тудыра. Хөрмәтле райондашлар! Һәммәгезне дә олы күркәм бәй рәмебез – Республика көне уңаеннан ихлас тәбрик итәм. Һәркай сыгызга какшамас ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, бәхетле, җитеш тормыш, бөтен изге өметхыялларыгызның тормышка ашуын, тотрыклы үсештә яңадан яңа хезмәт казанышларына ирешүегезне телим

Автор:Реканс Ямалеев, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: