ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Котлаулар
25 октябрь 2022, 11:35

Күркәм юбилеен билгели

9 ел дәвамында район мәгариф бүлеген җитәкләгән Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева бүген күркәм юбилеен билгели.

Күркәм юбилеен билгели
Күркәм юбилеен билгели

Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева тәүдә хезмәт юлын балаларга математика фәнен укытудан башлый. Озак еллар Иске Бәшир авылы урта мәктәбе директоры урынбасары булып намуслы хезмәт сала. Аннары 9 ел дәвамында район мәгариф бүлеген җитәкли. Эш дәверендә ул үзенә йөкләтелгән бурычларны җиренә җиткереп башкара, югары һөнәри осталык һәм җаваплылык күрсәтә.
Мәнзүрә Җәүдәт кызы беръюлы район Советы депутаты да, оста җитәкче дә, игелекле остаз да була. Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре, Русиянең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре исемнәренә лаек.
Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиеваны редакция коллективы исеменнән күркәм юбилее белән тәбрик итәбез, аңа гомернең озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелне һәрчак яктыртсын!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: