ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлаулар
7 ноябрь 2022, 16:25

КОТЛЫЙБЫЗ!

Октябрь азагында Уфа шәһәрендә оркестрлар һәм халык уен кораллары ансамбльләренең республика конкурсы узды. Әлеге бәйгедә Чакмагыш районы данын РСФСРның мәгариф отличнигы Ринад Вәкил улы Кәримов җитәкчелегендәге “Идел” халык уен кораллары оркестры һәм гармунчылар ансамбле яклады. Үз номинацияләрендә һәр иҗат коллективы 2нче дәрәҗә лауреат исемен яулады.

КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

 

Район мәдәният йорты директорының иҗат эшчәнлеге буенча урынбасары Денис Илфак улы Мансуров исә шигъри осталык, шигъри әсәрне нәфис һәм музыкаль уку буенча “Тере һүҙ” республика яшьләр конкурсында бәйге тотты. Башкорт телендә иҗат иткән шигырьләре белән катнашып, ул 26-40 яшьлекләр арасында 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм “Үз нәшер юлы белән ничек  китап бастырып чыгарырга” мастер-классының сертификаты белән бүләкләнде.

Районыбыз үзешчәннәрен чираттагы күркәм җиңүләре белән чын күңелдән тәбриклибез!

Автор:
Читайте нас: