

Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Башкортстан Журналистлар союзының ревизия комиссиясе рәисе. Район гәзите редакциясендә эшләп, хаклы ялга чыккан ветеран журналистмын.Үз гомерем дә биш мөхәррир белән эшләргә туры килде. Җитәкчеләремнең барысыннан да уңдым, әйбәт остазлар булдылар. Форсаттан файдаланып, икесен беренче тапкыр эшкә кабул иткән һәм мине хаклы ялга озаткан җитәкчеләремне телгә алып үтәсем килә. Урта мәктәпне тәмамлау белән район типогра фиясенә эшкә килдем. «Яшь хәбәрчеләр мәктәбе”нә йөргәнлектән, абый-апалар белән бераз танышлыкта бар. Гәзит басарга өйрәнчек итеп кабул иттеләр. Балачак хыялымны тормышка ашыру шул чордан башланды да инде. Ил алдындагы намуслы хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, өч медаль иясе Фәрәһия Ләбип кызы Галиева җитәкчелек иткән коллективта эшләвем өметле киләчәккә юл ачты. Хаклы рәвештә аның турында: «Гадел һәм кристаллдай саф күңелле кеше, чын коммунист», – диләр иде. Фәрәһия апабыз кулында тәрбияләнгән без – дистәләрчә егет һәм кыз остазыбызның йөзенә кызыллык китермәскә тырышып яшәдек, хезмәттә уңышларга ирештек. Фәрәһия Ләбип кызы Тозлыкуш авылыннан иде. Тозлыкушның суыннандыр, бу якларның халкы тырышлыгы белән аерылып тора. Район гәзитенең бүгенге мөхәррире шушы авыл егете Фәнис Фи дан улы җитәкчелегендә дә дистәләрчә еллар дәвамында эшләргә туры килде. Ә бит аны Фәнис кенә чагыннан, ягьни үсмер генә елларыннан беләм. “Яшь хәбәрчеләр мәктәбе”нә йөрде ул, активлыгы белән аерылып торды. Әдәби иҗатка тартылуы көчле булды: шигырьләре, мәкаләләре район гәзитендә генә түгел, республика гәзит-журналларында да басылды. Язганнары хәтта (1979 ел- да) республиканың балалар басмаларында актив хезмәттәшлек иткән яшь хәбәрчеләрнең «Без балачак иленнән» дип аталган альманахында дөнья күрде. Студент елларында университетның «Акчарлаклар» әдәби иҗат түгәрәгендә шөгыльләнде, проза һәм поэзия секциясе рәисе булды. Иҗат җимешләре «Дулкыннар» альманахыннан урын алды. Фәнисебез район гәзите белән бәйләнешне өзмәде, бездә аның тормышы-эшчәнлеге белән кызыксынып тордык. Күмер тауда яши башлагач, төп эш мәшәкатьләреннән тыш, иҗади эшчәнлеге дә киңәйде, шәһәр район язучылар оешмасы әгъзасы булып торды, проза һәм поэзия секциясе рәисе вазифасын башкарды. Үзенең шигъри җыентыкларын гына түгел, авторларның китапларын бастыруга зур көч салды.Үрнәк алыр, киңәшләшер кешең булса, авырлыклар җиңелә, эшең көйле бара бит ул. Фәнис Әмирхановка ярдәмгә килергә әзер торучылар, уңышларын күреп тагын да зуррак эшләргә канатландырып торучылар булды. Халыкара ПЕН-клуб, Татар ПЕН-үзәге, Башкортстан Республикасы Язучылар берлекләре әгъзасы, БР Татар телле Язучылар союзы секциясенең җаваплы сәркатибе, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгьлумат чаралары хезмәткәре Марис Нәзиров аны һичкайчан игътибарыннан читтә калдырмады. Ул озак еллар республика матбагаларын да хезмәт салды. Байтак вакыт Мәләвез зонасында «Башкортстан» һәм «Кызыл таң» гәзитләренең үз хәбәрчесе булгач, Күмертауга юлы еш төште. Марис Назыйф улы 2002 елның мартында районга кайтты. Ул кайткач, безнең иҗатчыларның эшчәнлеге дә киңәйде, аның тәкъдиме белән «Энҗеләр» әдәби түгрәгеннән «Чакмагыш чаткылары» исемендәге берләшмәгә тупландык. Бүген берләшмәбез аның исемен йөртә. Мөхәррир вазифасына тәгаенләнү белән ул Фәнис Әмирхановны районга кайтарту чарасын күрде һәм эшен дәвам итәрдәй кадрны үзе әзерләде. Хәстәрлекле остаз Башкорстан Язучылар берлегенә эшкә чакырылгач, җаваплы вазыйфа Фәнис Фидан улы иңенә йөкләтелде. Яшь мөхәррир тәүге көннәрдән эшкә кыю тотынды. Тәүдә башланган ремонтны сыйфатлы итеп төгәлләү чарасын күрде. Шул чорда заман техникасы белән кораллана башлаган идек. Офсет ысулы белән басу станогы, компьютерлар, цифрлы фото аппаратлар һәм башкасы безнең өчен чын могҗиза булды. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының иҗтимагый-сәяси басмасы – «Игенче» гәзите тугыз дистә ярым еллык бай тарихка ия. Бу аз гомер түгел. Шул чор эчендә гәзитебез илебездә, республикабызда, районыбызда булган хәл-вакыйгалар үзәгендә кайнап, көнүзәк мәсьәләләрне тулы күләмдә белеп яктыртырга омтылды. «Игенче» гәзите гомер буена хезмәт кешесе трибунасы булды, коллективларны бөек җиңүләргә рухландырды, Ватаныбызның лаеклы кешеләре булып яшәргә өндәде һәм, әлбәттә, эшчәнлегендә җәмәгатьчелек активына, күп санлы хәбәр челәренә таянды, үзгәрешләрнең кискен җилләренә бирешмичә, заманнан калышмыйча алга атлады, үз исемен саклады, кыйбласына тугры калды, халык ихтирамын яулады, район көзгесе булды һәм бүген дә шулай булуын дәвам итә. Чөнки аның язмышы ышанычлы кулларда. Дистә ел ярымнан артык район гәзите мөхәррире вазыйфасында Фәнис Фидан улы үзен оста оештыручы, принципиаль җитәкче, тирән белемле белгеч кенә түгел, ярыйсы ук ихтирамлы каләм остасы да итеп танытты. (Ахырын гәзитнең 17 санында укыйаласыз)