ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура и искусство
12 декабрь 2022, 10:50

Күктә генә түгел, арабызда да йолдызлар бар

10-11декабрь көннәрендә Уфада “Бөтен планетадагы йолдызлар” иҗат проекты кысаларында “Башкортстан йолдызы” Бөтенрусия күп жанрлы конкурс-фестивале үтте.

Күктә генә түгел, арабызда да йолдызлар бар
Күктә генә түгел, арабызда да йолдызлар бар

Чараның төп максаты – балаларны һәм яшүсмерләрне мәдәни һәм эстетик тәрбияләүгә, аларның яхшы сыйфатларын ачарга, фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар арасында дуслык мөхите булдырырга ярдәм итү. Шушы дәрәҗәле конкурс-фестивальдә чакмагышлылар да район йөзен яклады. Гимназиянең 3 “б” сыйныфы укучысы Нурия Шәймөхәммәтова (җитәкчесе Л.Әхмәдуллина) бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Эш беткәч уйнарга да ярый” шигырен сәләтле башкарып, “Сәнгатьле сүз” номинациясендә беренче дәрәҗәле лауреат исемен яулады. Әлеге масштаблы конкурста Балалар сәнгать мәктәбенең “Салават күпере” ансамбле егет-кызлары –Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 6 “а” сыйныфы укучылары (җитәкчесе – Нәфисә Ишдәүләт кызы Әшәрапова) татарлар биюен башкарып, “Хореография” номинациясендә өченче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булды. Яшь йолдызчыкларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен чын күңелдән күркәм җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: