ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Культура и искусство
13 декабрь 2022, 11:45

Могҗиза бүләк ит!

Ходай Тәгалә безгә изге гамәл эшләр өчен кул биргән, килгән кадәр кулыңнан яхшылыклар кыл, дигән. Тирә-юнебездә миһербанлы, игелекле кешеләр шактый булуы сөендерә.

Могҗиза бүләк ит!
Могҗиза бүләк ит!

Яңа ел – могҗизалар вакыты. Хыяллар тормышка ашкан вакыт. Бигрәк тә – балалар өчен. Райондагы “Гаилә” хезмәтендә “Яңа ел могҗизасы” дип аталган хәйрия акциясе старт алды. Ул күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган, сәламәтлегенә бәйле мөмкинлеләре чикле балалар һәм ата-аналары авыр тормыш хәлендә калган сабыйларга бәйрәм кәефе бүләк итү максатында оештырылды. Акциянең берене хәйриячеләре бар да инде –шушы көннәрдә Арлан нефть үткәргеченең Чакмагыш районындагы участогы коллективы урындагы “Гаилә” хезмәтенә күчтәнәчләр алып килгән. Яңа ел алдыннан кыска гына вакыт эчендә һәммәбездә дә күркәм гамәлләр кылу мөмкинчелеге туды. “Яңа ел могҗизасы” хәйрия акциясенә битараф булмаган һәр райодашыбыз кушыла ала. Җыю пункты: Райондагы “Гаилә” хезмәте – Чакмагыш авылы, Азатлык урамы (Свободы), 4. Читтә калмыйк, дуслар!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: