ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Театр ул – кечкенә тормыш!

2018 елда Чакмагыш гимназиясендә талантлы педагог, үз эшенең остасы Гүзәлия Наил кызы Галиева җитәкчелегендә “Одри” мода театры ачылды. Ул – 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге, мода һәм стиль белемнәрен камилләштерергә, иҗади потенциалын үстерергә, сәхнә осталыгын һәм күнекмәләрен, төрле стиль һәм чор киемнәрен күрсәтү, театр постановкаларында һәм спектакльләрендә катнашырга омтылган Айгөл Әхмәтҗанова, Чакмагыш гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары. укучыларга ярдәм итүче иҗади берләшмә. “Одри” мода театры “МОДАмуа- зель”, шулай ук “Модалы омты- лыш”, “Оъектив аша матурлык” һәм “Дизайн” берләшмәләре бе- лән берлектә эшли. Дәресләрдә балалар кием модельләре коллекцияләрен проектлыйлар. Биредә алар ниндидер кечкенә идеядән башлап, ошаган теманы сайлыйлар, аның буенча мәгълүмат туплыйлар, фотосүрәтләр ясыйлар һәм мудбордлар җыялар. Мода тенденцияләрен исәпкә алып, модель рәтенең эскизларын ясыйлар, эшләнмәләрнең фасоннарын җентекләп тикшерәләр, текстураны, төсләр палитрасын, фасон линия- ләрен сайлыйлар. Аннары катлаулы лекало ясау процессы һәм кисәк детальләрен кисү башлана. Артабан балалар әзер эшләнмәләрне этаплап җыя башлыйлар – кием модельләре коллекцияләрен тегәләр. Параллель рәвештә аларга шулай ук үз иҗатларын пьедестал- да күрсәтергә өйрәнү буенча подиум дәресләре уза. Мода театры – ул матур буйсын өчен подиум гимнастикасы һәм подиумда йөрү, актерлык осталыгы, төрле позада фотосүрәткә төшү, тамашачыга эшләү, үзеңне иркен һәм ышанычлы тоту. Театр эшләгән елларда тамашачылар өчен 30дан артык уникаль коллекция күрсәтелде.(Ахыры. Башы 5 биттә). Моннан тыш, әзер коллекцияләр белән тәрбияләнүчеләр Бөтенрусия һәм халыкара мода конкурсларында, фотомодельләр бәйгеләрендә һәм иҗади форумнарда, мода ин- дустриясе чемпионатларында призлы урыннар алалар. Берләшмәдә тәрбияләнүчеләргә бергәләп күңел ачу һәм ял итү өчен төрле чаралар да оештырылып тора. Әйтик, күптән түгел гимназия- бездә “Одри” мода театрында Оскар стилендә искиткеч матур кичә узды. Ул балаларга танылган артистлар булып уйнауга һәм үзләрен йолдызлар кебек хис итүгә юнәлдерелгән иде. Кызлар кава- лерлары белән кызыл келәм аша үттеләр, фотосессиядә катнаштылар, биредә шулай ук төрле уеннар, фуршет, номинацияләр буенча бүләкләүләр, дискотека һәм “алтын яңгыр” да булды. Мондый чара- лар аларны төрле яктан ача һәм берләштерә. “Мин эшемне һәм балаларны бик яратам, алар минем өчен дөньяны тулыландырып җибәргән төсле. Балалар белән эшлисем килә! Алар миңа илһам бирә, шатлык, яңа белемнәр, зирәк акыл белән тулыландыра, даими хәрәкәттә булырга һәм үсәргә булыша. Мин кечкенә дустымны тагын бер тапкыр гаҗәпләндерү һәм кызыксындыру өчен яңа мәгълүмат, белемнәр белән танышырга, идеяләр эзләргә тиеш. Һәм, әлбәттә, аңа “дөрес ачкыч” табар өчен аның хәзерге дөньяда нәрсә белән яшәгәнен, кызыксынуын белергә кирәк. Балаларга үз көчләренә ышандыру, яңа эшләргә рух- ландыру, алар белән бергә уңышларына һәм җиңүләренә шатланырга ярдәм итү – ул минем күңелем эше! Әйе, балалар белән эшләү күп эмоциональ көч таләп итә, ләкин шул ук балалар миңа бу хисләрне өчләтә арттырып бирәләр дә. Яшь кеше – бала тормышындагы яңа борылышларда катнашу – минем өчен бу искиткеч кадерле хис. Нәкъ менә шундый мизгелләрдә мин тормышта мөһим, файдалы эшләр башкаруымны тоям”, – ди Гүзәлия Наил кызы. Мода театры музыка, сәхнә хәрәкәте, драматургия, костюм, прическа һәм макияж синтезы буларак бала- ларга үзүзләрен раслауда, үз мохитендә абруй казануда, һөнәр сайлауда ярдәм итә.

Театр ул – кечкенә тормыш!
Театр ул – кечкенә тормыш!

Ул – 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге, мода һәм стиль белемнәрен камилләштерергә, иҗади потенциалын үстерергә, сәхнә осталыгын һәм күнекмәләрен, төрле стиль һәм чор киемнәрен күрсәтү, театр постановкаларында һәм спектакль- ләрендә катнашырга омтылган укучыларга ярдәм итүче иҗади берләшмә. “Одри” мода театры “МОДАмуазель”, шулай ук “Модалы омтылыш”, “Оъектив аша матурлык” һәм “Дизайн” берләшмәләре белән берлектә эшли. Дәресләрдә балалар кием модельләре коллекцияләрен проектлыйлар. Биредә алар ниндидер кечкенә идеядән башлап, ошаган теманы сайлыйлар, аның буенча мәгълүмат туп- лыйлар, фотосүрәтләр ясыйлар һәм мудбордлар җыялар. Мода тенденцияләрен исәпкә алып, модель рәтенең эскизларын ясыйлар, эшләнмәләрнең фасоннарын җентекләп тикшерәләр, текстураны, төсләр палитрасын, фасон линияләрен сайлыйлар. Аннары катлаулы лекало ясау процессы һәм кисәк детальләрен кисү башлана. Артабан балалар әзер эшләнмәләрне этаплап җыя башлыйлар – кием модельләре коллекцияләрен тегәләр. Параллель рәвештә аларга шулай ук үз иҗатларын пьедесталда күрсәтергә өйрәнү буенча подиум дәресләре уза. Мода театры – ул матур буйсын өчен подиум гимнастикасы һәм подиумда йөрү, актерлык осталыгы, төрле позада фотосүрәткә төшү, тамашачыга эшләү, үзеңне иркен һәм ышанычлы тоту. Театр эшләгән елларда тамашачылар өчен 30дан артык уникаль коллекция күрсәтелде.

Автор:Айгөл Әхмәтҗанова, Чакмагыш гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары
Читайте нас: