

Инде шактый яшьтә булса да, Әлфидә әби карап торуга да күз, тимәсен, сөбханалла күренә. Аңа карыйсың да, шаккатасың: ул бит узган гасырның иң авыр чорында дөньяга килгән!
Әлфидә әби – биш бала анасы. Бүгенге көндә ул 10 онык, 14 турунын сөю бәхетенә ия. Гомере буе туган авылында колхозда төрле эшләр башкара, соңгы 10 ел дәвамында савучы булып намуслы хезмәт итә.
Олуг юбилее белән аны өенә барып Яңа Балтач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова, Яңа Каръяуды авылы клубы мөдире Рима Гайнанова тәбрикләде.
Хезмәт ветераны адресына иң изге теләкләр яңгырады. Аңа Президентыбыз В.В.Путинның Котлау хаты, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлфидә әбинең 100 яше тулу хакында да гәзитебез битләрендә язып чыгарга насыйп булсын!