

“Ак калфак”ның республикабызның төрле район-шәһәрләрендәге бүлекчәләреннән барган 42 кеше арасында Чакмагыш делегациясе дә бар иде. Митрә-Әюп авыл клубы мөдире Резеда Нигъманова, Юмаш күп функцияле мәдәният йорты мөдире Рәмилә Сәлимгәрәева, хаклы ялдагы ветераннар Вәсилә Нигъманова, Мәръям Зарипова сәяхәттән онытылмаслык тәэссоратлар алып кайтты. Кунакларны илебезнең 82 төбәгендә һәм 45 чит илдә эшләп килүче татар оешмаларын берләштерә торган Бөтендөнья татар конгрессы бинасында каршы алдылар. Бу инде күптән күркәм традициягә әверелгән: дөньяның төрле төбәкләрендә эшчәнлек алып барган татар оешмалары әгъзалары Казанга килгән вакытта Конгресс бинасына керми китми. Биредә милләттәшләрне һәрвакыт якты йөз белән Милли Шура рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар хатын-кызлары координацион Советы рәисе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова сәламләделәр. Данис Фәнис улы бу юнәлештә эшчәнлек алып барган һәм телебезне, мәдәниятебезне саклау, үстерү һәм киләсе буыннарга тапшыру буенча зур эш башкарган “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Ябир кызына рәхмәтләрен җиткерде һәм Дүртөйле бүлекчәсе әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр, үз чиратында, Башкортстанда татар телендә нәшер ителүче "Тулпар" журналын бүләк итеп тапшырдылар. Данис Фәнис улы Башкортстандагы әлеге иҗтимагый оешманың эшчәнлеге белән яхшы таныш, чөнки Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге барлык чараларда актив катнаша, үзенең ярдәмен кертә һәм үзләре оештырган чараларда да башкортстанлыларга катнашу мөмкинлеге бирә. Фольклор коллективлары белән берлектә тагын бер юнәлеш – үзешчән татар театр коллективларын булдыру һәм аларның күтәрү буенча башланган эшчәнлекне дә югары бәһалады Данис Фәнис улы. Ул билгеләвенчә, сәхнә теле аша мәдәниятебезне дә, гореф-гадәтләребезне дә күтәрә алабыз. Чараларда катнашкан вакытта Данис Шакиров ансамбльләрдә яшьләрнең артуына да игътибар иткән. «Сезнең кебек иҗат коллективлары татар дөньясы өчен бик кирәк, сез – безнең таяныч», – дип билгеләде ул чыгышында. Кадрия Рәис кызының чыгышын җыелучылар йотлыгып тыңлады. Татар хатын-кызларының үз-үзен тотышы, киенүе, гаиләдәге роленә кагылышлы бик күп фәһемле киңәшләрен дә бирде ул. Гомумән, мондый җылы очрашудан соң делегациянең Татарстан Республикасы буенча сәфәре яхшы кәеф белән дәвам итте. Казан Кремлендә күпләрнең берничә тапкыр булуларына карамастан, экскурсия бик җанлы һәм мавыктыргыч үтте. Ә кичен кунаклар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театрында булып, “Күрәсем килгән иде” спектаклен тамаша кылды. Икенче көн Бөек Болгарга мавыктыргыч сәяхәт белән истә калды. Кайтыр юлга чыккач та хатын-кызлар үзләренең әлеге сәфәрдән алган тәэссоратлары белән уртаклашты һәм шундый бүләк ясаганы өчен Башкортстандагы “Ак калфак”ның җитәкчесе Люция Вафинага чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Җырга, сүзгә оста кешеләр җыелган җирдә башкача булуы мөмкин дә түгелдер. Мөнәҗәт әйтүчеләр арасында оештырылган конкурс аеруча матур килеп чыкты. Ислам дине йогынтысында барлыкка килеп, халык шигъриятенә һәм борынгы музыка-җыр традицияләренә нигезләнгән сәнгатьнең бу төрен күпләр яхшы белүе ачыкланды. Ә инде җиңүчеләр Салават шәһәрендә яшәүче Айрат Бәширов ясаган дисбеләр белән бүләкләнде. Мәгълүмат Юмаш күп функцияле мәдәният йорты һәм “Кызыл таң” гәзите сайтларыннан алынды.