ИГЕНЧЕ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Эх, пимасы да, пимасы!

Безнең якның салкын кышын пимасыз үткәрү мөмкин дә түгел. Соңгы вакытта чигеп эшләнгән яисә бизәкле пималар кию модага кереп китте. Ничек кенә булмасын, бу аяк киеме суыктан саклау белән беррәттән, безнең гардеробка җылылык һәм матурлык та өсти әле.

Эх, пимасы да, пимасы!
Эх, пимасы да, пимасы!


16 февральдә Чакмагыш тарихи-туган якны өйрәнү музееның галерея залында Балалар сәнгать мәктәбе пима бәйрәме үткәрде. Төрле уен-конкурслар, дефиле һәркем күңеленә хуш килде.
Иң матур һәм күңел җылысын кушып бизәлгән пима хуҗалары аерым игътибарга лаек булды. Бәйрәмнәрдә балаларның да зур теләк белән катнашуы сөендерә һәм арытабан чаралар үткәрүгә дәрт өсти.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: