ИГЕНЧЕ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Фирдәүсә әбигә – 95!

Каргалы авылында игелекле гомер кичерүче Фирдәүсә Сәхибгәрәва олуг юбилеен – 95 яшен каршылады.

Фирдәүсә әбигә – 95!
Фирдәүсә әбигә – 95!


Фирдәүсә әбинең үткән гомере – күз алдында. Озак еллар туган колхозында авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендә намуслы хезмәт салган ул. Тормыш юлдашы Кәнзелбаян Гәделгәрәй улы белән 72 ел парлы гомер кичергән. 7 балага гомер биреп, аларны сөеп үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Алар бүген дә ничә еллар элек кабынган сөю учагын сүндермичә, уннан артык онык, онык балаларының шатлыкларына төренеп яши.
Күркәм юбилее белән Фирдәүсә әбине Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Вәлиәхмәтов, “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Рәсүл Фәйрүзов, авыл ветераннар советы рәисе Нәзилә Нәбиева, Каразирек авыл клубы хезмәткәрләре өенә барып котлады. 9 дистәне ваклаган юбилярга ил Президенты В.В.Путинның, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеевның Котлау открыткалары, истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: