+12 °С
Болытлы
Күркәм гомер бәйрәме белән аны Иске Калмаш авылы модельле китапханәсендә муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова тәбрикләп, район энциклопедиясен тапшырды.
Дамира Әлтәф кызы – китапханәнең аерылмас дусты. Ул республиканың атказанган мәгариф хезмәткәре, районның почётлы гражданы исемнәрен лаеклы йөртә, аның хезмәт елларында ия булган бүләкләрен санап чыгарга беткесез.
Аны күркәм гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз, киләчәктә ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез!