Ул көнне Сыйрышбаш авылы клубының тамаша залы үзләреннән генә түгел, күрше авыллардан һәм район үзәгеннән, хәтта иң ерак авыллардан җыелган тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Урындагы үзешчәннәр инициативасы белән узган елдан башлап оештырылып килүче хәйрия концерты быел гаилә кыйммәтләренә багышланды һәм һәр чыгыш яшәешнең нигезен тәшкил итүче гаилә традицияләренә, бер-берсенә тугрылык саклаучы парларга, әниләр һәм балалар, әтиләр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә, гаиләләрдәге күпбуынлылыкка мәдхия буларак яңгырады. Сәхнә түренә 5 яшьтән сигезенче дистәсен ваклаучыларга кадәр йөзгә якын җыр-биюләр, нәфис сүз, көлкеле тамашалар башкаручыларга кадәр чыгып, искиткеч осталык күрсәтеп, өч сәгатьтән артык барган тамаша белән җыелучыларның күңелләрен ачтылар. Төрле һөнәр ияләре арасында моңа кадәрдә смотр концертларында, башка тамашаларда авылдашлары, якташлары сөюен яулап өлгергәннәр дә, сәхнәгә беренче тапкыр күтәрелүчеләр дә бар иде. Һәммәсенең дә чын артистларга тиңләшерлек үзенчәлекле башкару осталыгы, кабатланмас тавышы, табигый сәләтен бөтен тулылы гында ачарга омтылышы чыгышларның тәэсир көчен арттыра гына төште. Кичәне алып баручы Рәсимә, Фәйрүзә һәм Альберт Хәсәновлар, хәтта аларның мәктәп яшендәге кызлары да һәр чыгышны игълан итәр алдыннан күңелләрне тибрәтерлек шигырь юлларын сәнгатьле итеп яңгыратып, тамашачының алдан ук бөтен игътибарын сәхнәгә юнәлдерә алдылар. Репертуар да нәкъ урынлы сайланылган: моңлы җырларда, дәртле биюләрдә, шаян скетчларда, нәфис сүзләрдә тормыш та, гаиләләр арасында көндәлек кабатлана торган күренешләр яңа аһәң белән ачылды, бу исә концертның тәэсир көчен арттыра гына төште. Зал белән сәхнә бер сулышта берләште, анда яңгыраган күр кәм парлар, искиткеч талантлы авыл уңганнары, шушы җирдә туып үсеп, Сыйрышбашның күркәм данын ерак-еракларга тараткан күренекле шәхесләр һәм башкалар турындагы сүзләр тамашачылар тарафыннан көчле алкышлар белән кабул ителде, ә тамаша залында утыручы исемнәре аталган бергә матур тормыш көтүләренең истәлекле юбилейларын билгеләп үтүче парларның рәхмәт йөзеннән торып басулары тагын да күр кәмләндереп, җанландырыбрак җибәргәндәй булды. Башкаручыларның күпчелеге сәхнәгә Рәис Әхмәтов белән бергә чыкты. Гимназия укытучысы, үзе үк спортчы һәм тренер да Рәис Гайнелгыйлем улы оста гармунчы, баянчы, моңлы тавышлы җырчы да. Смотр концертларында, башка тамашаларда ул сыйрыш башлыларга да һәрчак ярдәмгә килә. Әйткәндәй, авылның үз гармунчылары да күп һәм аларның ялгыз да, ансамбль белән дә чыгыш ясаулары кичәне ямьләндереп, баетып җибәрде. Гомүмән, чара үтә эчтәлекле, яхшы килеп чыкты. Яшьләр үзләрен күрсәтсә, өлкәнрәкләр елдан-ел ераклаша баручы күркәм яшьлекләрен хәтерләренә төшергәндер, гөрләп торган тормышлы авылның үткәннәрен барлагандыр, ирешелгән уңышлары, үтелгән гомер юллары белән горурланып утыргандыр. Сәхнәдәге чыгышлар милләт ара дуслыкны да, хезмәт күтәрен келеген дә, туган телебезнең бетмәс хәзинәләре белән горурлыкны да чагылдыруы белән әһәмиятле булды. Шаян күре нешләрдә авыл тормышы, кешеләр арасындагы үзара мөнәсә бәтләр үтемле сабак булып барып ирешкәндер, дип ышанасы килә. Һәммәсенең дә нәкъ авылдагыча, көндәлек тормыш тагыча, гади, аңлаешлы итеп күз алдына бастырылуы да олы әһәмияткә ия. Чараны оештыручы һәм күп чыгышларда шәхсән катнашучы Расих Рәзит улы Ильясов, Тозлы куш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, сәхнә ветераны Рәсилә Гайнислам кызы Ямалетдинова һәм башка бик күпләр мактауга лаек. Хәйрия концертыннан барлыгы 17800 сум акча кергән иде, аның тиененә кадәр махсус хәрби операциядә катнашучы якташ яугирләребез мәнфәгатьләре өчен әйберләр алуга тотынылачагы да һәммәсе тарафыннан хуплап кабул ителде. Матур, тирән эчтәлекле чыгышлар алда да традиция рәвешен дә дәвам итәчәк. Киләсе еллар да да аларда көч-дәрт алып рухланырга язсын.