Бүгенге сүзебез – алар хакында. Күркәм гадәт буенча, быелгы очрашу да бай тарихы булган “Идел” халык уен кораллары оркестры тарафыннан башкарылган милли көйләрдән башланып китте. РСФСРның мәгариф отличнигы Ринат Кәримов җитәкчелегендәге өлкәннәребез музыка уен коралларында гына уйнау түгел, бик матур җырлыйлар да, бии дә беләләр. Халык иҗатын саклап калу юнәлеше буенча да бик күп эш алып бара алар: “Гармун моңы кызлар да” дип аталган фольклор композициясе – шуның бердәлиле. Ансамбльнең солисты, үзенчә лекле гармунчы Фликс Якуповның көйләр тезмәсеннән соңда тамаша залында милли рух, күтәренке кәеф урнашты. Алар ның эшен дәвам итүчеләр булуы да аеруча сөендерә. Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучыларын берләштергән “Лада” вокал-инструменталь ансамбленең (җитәкчесе – Резеда Төхвәтуллина) чыгышын да тамашачы яратып кабул итте. Иҗат бәйгесен оештыруга авыл биләмәсе хакимияте хез Гөрләп торды Чакмагыш сәхнәсе мәткәрләре һәм Совет вәкилләре аеруча көч салды. Биләмә башлыгы Марсель Хәсәнов белән Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучысы, депутат Вероника Дәүләтова концертны алып барсалар, тамашаның программасын, сценариен хакимият белгече Луиза Хәбирова һәм депутат Денис Мансуров төзеде. Бердәмлек белән то тынган, бергәләп башкарган эш ырамлы була шул. Ә инде шәхси эшкуар Алмаз Гәрәевны (ул да – авыл Советы депутаты) чакмагышлылар көчле алкышлар белән каршы алды, кабатланмас моң иясе быел да авыл дашларына иң матур җырлар яңгыратты. Быелгы фестивальдә катнашуга район үзәгенең оешма, учреждение, предприятие хезмәт кәрләре активлык күрсәтте. Тирән хөрмәт хисе белән аларның барчасына рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, алдагы тормышларында бәхет-шатлык һәрвакыт юлдаш булсын, иҗат чишмәләре саекмасын, моңлы тавышлары арытабада челтерәп торсын. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Регина Хәмәтшина, үзәк дәваханә хезмәткәре Лилия Муллаянова, Чакмагыш районы буенча халык суды аппаратының сәрка тибе Гүзәл Кирамова, эчке эш әр бүлегенең өлкән лейтенанты, отставкадагы ракетачылар төр- кеме җитәкчесе Радик Рәүф улы Бикмурзин, Яшьләр үзәгендә хезмәт салучы Лиана Хәбибуллина һәм Томила Алтынбаева, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең укытучылар вокал ансамбле (җитәкчесе – Алик Нәбиуллин) тамашачылар игьтибарына берсеннән-берсе эчтәлекле җырларын тәкъдим итте. Хореография сәнгатенә гашыйк булган авылдашларыбыз исә дәртле биюләр белән чыгыш ясады. Гимназия укытучыла рының бию коллективы (җитәкчеләре – Гөлшат Галләмова) – урыс, Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче кызлар (Алиса Ханнанова) – испан, Балалар сәнгать мәктәбенең хореогра фия ансамбльләре (Эльза Сәетгәрәева) – мари һәм рус, “Чакмагыш электр челтәрләре” хезмәткәре Вадим Нуриев (район мәдәният йортының бию ансамбле солисты Гөлназ Габсалихова белән берлектә) татар биюләре башкарды. Аларның һәр кайсы яраткан тамашачылары тарафыннан җылы кабул ител- де, көчле алкышларга күмелде. Фәнилә Шәфыйкова җитәкче легендә спорт төркемендә шөгыльләнүче өлкәннәребезнең чыгышы аеруча сокландырды. “Нәфис сүз” номинациясендә катнашучы мәгариф ветераны Сәрия Вахитова исә үзенең иҗат җимешен укып ишеттерде, шигъри юллар аша аның карт әтисе – Бөек Ватан сугышы ка һарманының тормышында булган вакыйгалар күз алдыннан үтеп киткәндәй булды. Билгеле булуынча, быелгы фестиваль Русиядә игълан ителгән Гаилә елына багышланды. Тамаша вакытында тоташ гаилә белән чыгыш ясаулары биктә сөенечле. Чакмагыш беренче урта мәктәбе укытучысы Юлия Сәетова һәм бишенче санлы балалар бакчасының пешекчесе Лилия Мөхәммәтҗанова апалы-сеңелле башкарган “Апа-сеңел” җыры бик уңышлы килеп чыкты. Балалар иҗаты үзәге педагоглары Флорида Сабитова, апалы-сеңелле Ләйсән Әхмәдиева һәм Айсылу Такыянузова башкарган “Тәрәзәләр” җыры газиз әнкәйләребезгә мәдхия булып яңгырады. Район мәдәният йортының мактаулы “халык” исемен йөрткән “Березка” урыс вокал (җитәкчесе – Гөлнара Шәймиева) һәм “Асылъяр” халык биюләре ансамбльләре дә иҗат бәйгесеннән читтә калмый. Республи ка күләмендәге фестивальләрдә катнашып, районыбызның данын яклаган бу коллективларга да уңышлар, арытаба да югары казанышларга ирешүләрен телибез. Күркәм тамашаны музыкаль һәм техник яктан бизәгән район мәдәният йорты хезмәткәрләре Урал Гатауллин, Руден Бәдретдинов, Альберт Арсланов, Дамир Фәйзуллин, Рузил Фәхретдиновка да рәхмәтебез бик зур. Иманым камил, сәнгатькә, мәдәниятка гашыйк булган халкы булганда Чакмагыш сәхнәсе әле алдагы елларда да шаулап гөрләп торыр.