ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр

Туган авылыбызга – 110 ел!

Әнисенең кочагында иркәләнгән бала сыман Актүбәкнең итәгенә сыенып утырган бәләкәй генә авылыбыз яңа почкакка 110 яшь тулды. Аның юбилее уңаеннан тирә якка сибелгән авылдашлар белән берлектә, бик күркәм очрашу чарасы үткәрелде. Һәркем бу кичәгә зур сөенеч белән, шул ук вакытта бик дулкынланып, тирән хис-кичерешләр белән кайттылар, җыелдылар.

 Бала, үсмер чактан ук авылдан чыгып китеп, балачак дуслары, сабакташлары, күршеләре белән берничә ел очраша алмый, чит-якларда гомер кичергән якташларыбыз өчен аеруча куанычлы вакыйга булды ул. Бәйрәм кичәсен хөрмәтле кунагыбыз, район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов ачып җибәрде. Ул бәйрәм белән котлаганнан соң авылның хөрмәтле кешеләренә бүләкләр тапшырды. Шулай ук җаваплылыгы чикләнгән "Базы" авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәм гыятенең генераль директоры урынбасары Ираида Васильев на Антонова һәм Юмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ил сөяр Фәүкәт кызы Гарифуллина да үзләренең матур теләкләрен җиткереп, авыл уңганнарын, күркәм гаиләләрне истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Авылыбыздан чыккан хөрмәтле кеше – Люция Зәки кызы Сәмигуллина кыскача туган төяге безнең тарихы турында сөйләп үтте. Үткәндәге хәл-вакыйгаларны искә төшереп, бик күпләрнең күңелендәге истәлекләрен, хәтирәләрен яңартты ул. Чараны, җыр-моңнар белән бизәп һәм төрле уеннар оештырып, бертуган Фәүзил Даутов һәм Фирүзә Шәйхлисламова күңелле, эчтәлекле итеп алып бардылар. Рәсми документлар буенча безнең Яңа Почкак 1914 елда барлыкка килгән. Күпчелек ха лык Почкак-Куян (Иске Почкак) авылыннан күченеп килгән. Бик азлары башка тирә-як авыллар дан килеп төпләнгәннәр. 110 еллык тарихы булган туган төягебездә иң күп халык саны 1939 елларда булган. Ул вакытларда авылыбызда 294ләп кеше яшәгән дип фаразлана. Ә әлеге вакытта, бик кызганыч хәл әлбәттә, 40ка якын гына кеше калдык. Авылыбызның иң өлкән кешеләре – Нурсәгадәт апа Нургали кызы Габдулнәфыйкова (99 яшь) һәм Рифкать абый Ләбиб улы Латыйпов ( 91 яшь). Бүгенге көн дә авылыбызны саклап-яклап яшәүче Рәсимә һәм Зөлфәт Миңнебаевларга, Гөлшат һәм Флүт Миргалиевларга, Светлана һәм Фирдәвес Сәйфуллиннарга, Яүһәрия һәм Динар Хисмәтуллиннарга, Зинфира һәм Ягъфәр Хаертдиновларга, Миләүшә һәм Динис Хәмидуллиннарга, Фәйрүзә һәм Фәрәгать Саяповларга, Роза һәм Әбүзәр Сәбгыяновларга, Рәсилә һәм Радик Зариповларга, Гүзәл һәм Рөстәм Сапакеевларга, Мөнир, Владик Хаертдиновларга, Илфак Гайсинга, Флүрә Сәгыйтовага, Рифкать Латыйповка, Рим Саяповка, Әлифә Ханнановага, Альфира Саетгалиевага, Айрат Самигуллинга бик зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Шулай ук читтә гомер ки черүләренә карамастан, туган нигезләрен онытмыйча, аны матурлап, тәрбияләп торучы, ә кайберләре җәйгелеккә кайтып, балачак исе килеп торган йортларына җан өреп яшәүче авылдашларыбыз да бар. Алар – Зәкия апа белән Фәрит абый Зариповларның балалары, Мөгәлимә апа белән Хәмзә абыйның балалары, Розалия һәм Фидрат Сафиннар, Рәмилә һәм Ильмир Тангатаровлар, Яна һәм Рөстәм Сәбгыяновлар һәм Нәүфәл Хәмидуллин. Шулай ук чит якларда яшәгән авылдашларыбыз зиратны тәрбияләүдә, авылны төзекләндерүдә, төрле чараларда үзләренең матди һәм рухи ярдәмнәрен күрсәтеп, киңәшләрен биреп торалар. Менә шушы кендек каны тамган туган җире өчен җан атып, авыл диеп өзелеп торучылар булганга авылыбыз яши, андагы тормыш дәвам итә. Туган төбәгебезнең яшьләре патриотик рухта тәрбияләнеп, туган илгә чиксез сөю хисләрен, аны хөрмәтләүләрен кылган гамәлләре аша күрсәтеп, белгер теп торалар. Әлеге вакытта шушы кечкенә авылыбыздан биш егетебез махсус хәрби операцияда катнаша, бер егетебез армия сафларында хезмәт итә. Бу егетләр безнең горурлыгы быз, киләчәгебез! Аларның туган якка, гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез һәм барлык якташлар исеменнән яугирләребезгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Авылдашларны очраштыруда матди һәм рухи ярдәм күрсәт кән, авылны төзекләндерүдә, бизәүдә катнашкан, бергәләп киңәш-табыш корган барлык як ташларга, авылдашларга чиксез хөрмәтемне белдерәм. Шунысы сөендерә – без кайларда яшәсәк тә, нинди һөнәр кешеләре булсакта, әле һаман бердәм булып, бер-беребез өчен җан атып, шатлыкларны бүлешеп, кайгыларны уртаклашып яши беләбез. Моннан соң да ата-бабаларыбызның рухын шатландырып – авылдашлар белән дустанә яшәп, киләсе буыннарга үрнәк күрсәтә алсак иде! Бәйрәмебез белән, хөрмәтле, нурлы халкым – авылдашларым!

Автор:Фәйрүзә САяповА, Марис Нәзиров исемендәге "Чакмагыш чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы.
Читайте нас