ИГЕНЧЕ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Мәдәният – республика үсешенең приоритетлы юнәлешләренең берсе

Мәдәният – республика үсешенең приоритетлы юнәлешләренең берсе булып тора.  Чакмагыш  районы элек-электән   язучылары, шагыйрьләре, җырчылары, гомумән, мәдәният өлкәсендәге  казанышлары  белән дан тоткан як. Туган ягыбызның рухи нигезе нык булуы мәдәният тормышының үсешенә зур этәргеч булып тора. Районның  мәдәният өлкәсендә хезмәт салучы  хезмәткәрләр  алга куйган бурычларны тормышка ашыру, халыкның аң-белемен үстерү, туган ягыбызның рухи байлыгын, мәдәниятен  саклауны үз алдына максат итеп куеп игелекле хезмәт итә. 

Мәдәният – республика үсешенең приоритетлы юнәлешләренең берсе
Мәдәният – республика үсешенең приоритетлы юнәлешләренең берсе
 
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан авыл җирлегендә мәдәният үсешенә игътибар артканнан-арта бара һәм бу тармак хезмәткәрләренә ярдәм чараларының яңа формалары кертелә.
Чакмагыш район мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева белдерүенчә, районның мәдәният учреждениеләре ел саен  авыл мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә   һәм иң яхшы авыл мәдәният учреждениеләренә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру буенча Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләрен сайлап алу конкурсында катнашып, 120 мең күләмендәге субсидия алуга ирешә. 2023 елда Митрә-Әюп авылы мәдәният йорты шундый күләмдәге акчалата бүләккә ия булды. Бу акчалата ярдәмгә   авыл мәдәният йорты өчен сәхнә киемнәре һәм аяк киемнәре тегелгән.  Китапханәләрнең китап фондын тулыландыруга федераль һәм республика бюджетларыннан 132 мең сум акча бүлеп бирелгән.
  «Җирле инициативаларны хуплау» программасы чикләрендә   Яңа Карьяуды авыл мәдәният йортында   ремонт ясалган. Иске Сөрмәт, Яңа Калмаш  авыллары мәдәният йортларында да биналарны ремонтлау эшләре башкарылган.  
Республикада, шул исәптән районда бренд чаралары үткәрүгә дә    игътибар артуы күзәтелә. 2023 елдан Башкортстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының бренд чараларына  500әр мең күләмендәге дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады. Райондагы Илфак Смаков исемендәге «Җырда калсын безнең гомерләр» призына вокалистларның төбәкара бренд конкурсы чарасын уздыруга 500 мең сум күләмендә  субсидия  бүлеп бирелгән. 
Сайлап алу конкурсы йомгаклары буенча Яңа Коты авыл мәдәният йорты иң яхшы мәдәният учреждениесе дип табылды һәм акчалата бүләкләнде. «Хупланган иҗади инициативалар һәм проектлар саны» күрсәткече буенча 2022 елда Митрә-Әюп  мәдәният йорты субсидиягә алуга ия булды. 2023 елда конкурста катнашу өчен өч гариза бирелгән. 2024 елга конкурс йомгаклары буенча Яңа Коты авыл мәдәният йорты җиңүче булды.
  «Мәдәни мохит» төбәк проекты буенча быел Иске Калмаш авыл мәдәният йорты бинасын реновацияләү башланды: биредә капиталь ремонт һәм матди-техник базаны ныгыту эшләре каралган. Мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелә. «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында район мәдәният йорты сәхнәсе өчен светодиодлы экран, музыка кораллары һәм сәхнә костюмнары сатып алуга конкурс сайлап алуында катнашу өчен документлар җибәрелгән. «Бердәм Русия» партиясенең «Реаль эшләр» проекты һәм «Җирле инициативаларны хуплау» программасы буенча мәдәният учреждениеләрендә ел саен ремонт эшләре үткәрелә, матди-техник база ныгытыла, территория төзекләндерелә. 
Бер сүз белән әйткәндә,  район иҗади тормыш белән яши. Коллективлар төрле дәрәҗәдәге республика конкурсларында һәм  фестивальләрендә актив катнашып,  призлы урыннар алуга ирешәләр. Ел саен район фестивальләре, конкурслар һәм бренд чаралары уздырыла. Талантлы, үз эшләренең чын осталары булган безнең район мәдәният хезмәткәрләре халыкка  яктылык, мәрхәмәт  өләшә, матурлыкны күрергә, тоя белергә  өйрәтә. Нәтиҗәле эшчәнлек уңышларга китерә, бәрәкәтле җимешләрен бирә.
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: