ИГЕНЧЕ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яшьләр өчен мондый дәүләт ярдәм чаралары бик кирәк"

Башкортстан беренчеләрдән булып  авылларда эшләүче мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтә башлады.  2021 елдан Башкортстанда «Земство мәдәният хезмәткәре» программасы эшли башлады. Мәдәният өлкәсенә эшкә урнашкач әлеге программа чикләрендә Башкортстан Республикасы бюджеты хисабына мәдәният белгечләре 500әр мең сум күләмендә ярдәм алды. 2023 елдан аның күләме 1 млн.сум тәшкил итә. 2021-2023 елларда  120 белгеч барлыгы 75 млн. сумга торак шартларын яхшырткан. Алар исәбендә безнең Чакмагыш Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Регина Вәсил кызы Хәмәтшина да бар. 

Яшьләр өчен мондый дәүләт ярдәм чаралары бик кирәк"
Яшьләр өчен мондый дәүләт ярдәм чаралары бик кирәк"
 
2022 елда ул «Земство мәдәният хезмәткәре» республика программасында катнашып,   500 мең сумлык грант алды. Регина Вәсил кызы –  районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив кайнаучы сәләтле яшь белгеч. Ул Балалар сәнгать мәктәбенең Яшьләр советы рәисе дә, район мәдәният йортының «Чулпан йолдыз» вокаль ансабле составында чыгыш ясаучы, җыр сәнгатендә якты балкыган  талант иясе дә. Аның тәрбияләнүчеләре – күпсанлы Бөтенрусия конкурслары лауреатлары һәм дипломантлары.
  Иске Почкак кызы Регина балачагыннан ук музыка, сәнгатькә тартылып үсә. Авылдагы, мәктәптәге барлык мәдәни чараларда җыр номерлары белән чыгыш ясап, музыка, сәнгать дөньясын  яратып яши. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганда кайда укырга барырга, кем булырга дигән сорауның аның алдында беркайчанда торганы булмый. Регина документларын Октябрьск шәһәрендәге музыка училищесына  бирә.  
Училищены тәмамлап, диплом алгач, музыкаль белемен тагын да арттыру теләге белән ул читтән торып БДПУга укырга керә һәм югары музыкаль белемле белгеч булып чыга. Шушы ук чорда аның  һөнәри тормыш юлы  башлана: район үзәк мәдәният йортында  ветераннар халык хоры җитәкчесе булып  эшли башлый.  Дүрт еллап биредә эшләгәннән соң, декрет ялга чыга. Регина һәм Илшат Хәмәтшиннарның матур гаиләсендә бер-бер артлы ике уллары Ислам һәм Рамазан туа. Бүгенге көндә Регина Вәсил кызы Балалар сәнгать мәктәбе директоры вазыйфасын башкаручы. 2019 елда аны бирегә балаларны хор һәм вокал буенча укытырга чакыралар. Яшь белгеч тормыш иптәше Илшат Вил улы белән ике ул үстерә, ике катлы йорт салып кереп, игелекле тормыш көтә.  
“Эшемне бик яратам. Хезмәтемне, тырышлыгымны күрә белүләре өчен рәхмәтлемен. Көтмәгәндә генә “Земство мәдәният хезмәткәре” программасы буенча 500 меңлек грант алуга ия булдым. Әлбәттә, моңа бик куандык. Бу безнең гаиләбез өчен бик зур ярдәм булды. Шушы матди ярдәме белән  өебезнең икенче катын төзеп беттек. Яшь белгечләргә дәүләт тарафыннан мондый ярдәм чаралары бик кирәк һәм зур стимул булып тора, дип уйлым. Күпчелек хезмәт тармакларында яшь белгечләр җитмәве беребез өчен дә сер түгел. Яшьләрне авыл җиренә, районга җәлеп итү өчен  мондый ярдәм чаралары күрсәтелүе зур әһәмияткә ия”, – ди һөнәренә тугры калган  Балалар сәнгать мәктәбе директоры вазыйфасын башкаручы Регина Вәсил кызы Хәмәтшина.
Яшьләр өчен мондый дәүләт ярдәм чаралары бик кирәк"
Яшьләр өчен мондый дәүләт ярдәм чаралары бик кирәк"
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: