+21 °С
Болытлы
Русия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән чара 1 нче «Миләшкәй» балалар бакчасында оештырылды. Район мәдәният йортының балалар белән эшләү буенча методисты Л. Шакирова «Җәй, китаплар, мин һәм минем дусларым» исемле кызыклы уен үткәрде. Әкиятләр баланың эчке дөньясын үстерүдә, дөрес сөйләм формалаштыруда, үз-үзеңне тоту һәм аралашу мәдәниятен тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Алар балаларны игелекле һәм гадел, кайгыртучан һәм дус булырга өйрәтәләр.