Авылның иң озын гомерле кешесен юбилее белән Үрнәк авыл биләмәсе җитәкчелеге шатланып тәбрик итте.
Нәзәгать Сәгъдулла кызының язмышы ул авыр елларда яшәгән, үз гомерендә шатлык-кайгы кичергән күп кенә хатын-кызларның язмышына охшаган. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы чорда балачак, яшьлек чоры уза аның. Тормыштагы үҗәтлеге һәм нык холкы аны һәрвакыт озата барган, авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән.
Юбиляр олы яшьтә булуга карамастан, гаҗәеп ачык акыл һәм тормыш сөючәнлеген саклап калган. Үзенең авыр хезмәт биографиясен ул бүген дә әйбәт хәтерли.
Олуг юбилее белән аны биләмә хакимияте җитәкчелеге, ветераннар советы рәисе һәм Аблай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады. 9 дистәне ваклаган әбигә Русия Президентының котлау хаты һәм бүләкләр тапшырылды. Без дә изге теләкләргә кушылып, Нәзәгать әбигә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер телибез.