Июль ае – авыл бәйрәмнәренә, якташлар, сабакташлар очрашуларына аеруча бай күркәм чор. Күптән түгел авылдашларның шундый ямьле очрашуы районыбызның борынгы, берничә йөзъеллык тарихка ия булган авылларның берсе булган Бай булатта да үтте. Бу җирлектә авылдашларның мондый очрашуы тәүге тапкыр үткәрелде. Байбулат килене Ильмира Ситдикова шигырьгә салган юлларда да авыл дашларның уртак фикере, уртак теләге чагыла. Монда туып үсеп, туган авылын, якташларын ихлас яратып, якын күргән Данир Мәсәбих улы Гәрәев очрашу оештыру тәкъдим иткәч тә, аны бердәм хуплап, күтәреп алдылар. Әлеге вакытта авылда яшәүче, туган җире белән рухи бәйләнешне өзми чит төбәкләрдә гомер кичергән байбулатлылар да аңа кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп, кояшлы, ямьле җәйге көндә күмәк булып очрашуга җыелды. Якташларның бу очрашуны түземсезлек белән көтеп алуларын аларның яхшы кәефләреннән, күрешү шатлыгы белән балкыган күзләреннән һәм сагынычлы сәламнәреннән дә аңлап була иде. Авылдашлар бәйрәме байбулатлылар өчен чын мәгънәсендә якты балачак, ямьле яшьлек еллары белән очрашу да булды. Якташлар бәйрәме моннан берничә ел элек Данир Мәсәбих улы Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе, авылдашлары истәлеген мәңгеләштерү максаты белән эшләткән обелискка чәчкәләр салу белән башланды. Артабан Коръән аятьләре яңгыраганнан соң бәйрәм тантанасы авылның үзәгендә әзерләнгән мәйданда – әлеге җирлекнең уңган-булдыклы гаиләләрнең берсе булган Радик һәм Рәзилә Әхмәтовларның йорт алдында дәвам итте. Байбулатлыларның шатлыгын уртаклашырга муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Илгиз Фаил улы Ихсанов, Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев та килде. Алар авылның хезмәт алдынгыларына, шушы очрашуны оештырырга аеруча актив ярдәм иткән якташларга, әлеге вакытта махсус хәрби операция бурычларын үтәгән яугирләрнең әниләренә Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Очрашу дәвамында авылның тарихы барланды, төрле еллар да аның үсешенә зур хезмәт өлеше керткән якташлар исемләнде, хәзер инде мәңгелеккә күчкәннәрнең якты истәлеген игелекле эшләрен хәтерләп хөрмәтләделәр. Бу хактагы якты хәтирәләрне авылның хөрмәтле өлкәннәренең берсе, сәхнә ве тераны, нәфис сүз остасы Лүзә апа Гыймаева яңартты. Быелгы ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителүен дә игътибарга алып, 50 һәм 60 ел гомер иткән гаилә парларын – Исмәгыйль абый һәм Тәскирә апа Бәдретдиновларны, Хәбиб абый һәм Рәмидә апа Сәлиховларны, Валерик абый һәм Илүсә апа Нәҗмиевларны, шулай ук авылның иң өлкән кешеләрен – Кадрия апа Хәбирова, Үзбәк абый Нәҗмиев, Ләбүдә апа Ситдикова, Таһир абый Габдрәкыйпов, Флүрә апа Әхмәдиеваны, әлеге вакытта уллары махсус хәрби операция бурычларын үтәп, илебез мәнфәгатьләрен яклаган әниләр Рина апа Шакурова белән Хәсәнә апа Камалетдинованы хөрмәтләп, бүләкләр тапшыр дылар. Чыгышлар, бүләкләүләр дәртле җыр-моңнар белән үрелеп барды. Бәйрәмне ямьле итеп оештырырга байбулатларның үт күршеләре – сценарий авторы, чараны алып баручы Яңа Бирде авылы мәдәният йорты мөдире Рузилә Нәфыйкова һәм Рәҗәп мәдәният йорты хезмәт кәрләре ярдәм итте. Башкорт стан Республикасының атка занган мәдәният хезмәткәре Илнур Газизовның, Илеш Кайда гына йөрсәк тә, авылыбыз сагындыра... Байбулат авылы турындагы тәүге рәсми чыганаклар 1673 ел белән билгеләнә. Шушы чорда Казан юлындагы Каракүл авылы кешеләре Кыр-Елан волосте башкортлары белән килешү төзеп, әлеге урынга күченеп килеп утыра. Авыл тәүге күченеп килүче Байбулат Янсарин исемен ала. Монда яшәүчеләрнең саны төрле елларда үзгәреп тора, авыл халкы нигездә җир эшкәртеп, игенчелек, малчылык һәм умартачылык белән шөгыльләнә. Тарихи чыганакларда билгеләнүенчә, монда мәчет, ике су тегермәне, азык-төлек лавкасы була. Еллар үтү белән авыл зурая. Иң күп халык үткән гасырның егерменче елларында яшәгән. Бу чорда мон да меңнән артык кеше гомер иткән. Бераз соңрак Байбулат та зур янгын чыга, ул күп йортларга зыян сала. Әлеге зур каза авыл тарихына да йогынты ясамый калмагандыр, мөгаен – биредә яшәүче байтак кешеләр әлеге вакытта Илеш районы биләмәсенә кергән Нәҗәде авылына күченеп китә. Аксакал лар хәтирәләре буенча, нәсел җепләре белән бәйләнгән бу ике авыл халкы тыгыз аралашып гомер итә. Алар хәтирәләре буенча, нәҗәделеләр хәллерәк яши, михнәтле сугыш, ачлык елларында тамак ялына ярдәм сорап барган байбулатлы ларны да ач үлемнән коткарып калалар. районыннан килгән кунаклар Эльмира һәм Айрат Мәрдәнов ларның җыр-моңнары да бай булатлыларга матур бүләк бул ды. Ә инде Данир Гәрәев һәм аның якыннары – бертуган апасы Зөлфия Халкаева, туганнан туган сеңлесе Гөлшат Хафизованың җырларын авылдашлары көтеп алып, бик яратып, кинәнеп тә, горурланып та тыңладылар, моңнарына кушылып биеп тә күңел ачтылар, алып баручы лар оештырган күңелле уеннар да да катныштылар. Берничә сәгать дәвам иткән чара шулай бер тында диярлек үтте дә китте. Әлбәттә, бәйрәм табынсыз да булмый – авыл халкының бердәм тырышлыгы, уңганлыгы-юмартлыгы белән әзерләнгән, муллык-бәрәкәттән сыгылып торган табын артында бәйрәмгә килүче һәм ерак араларны якынайтып кайтучы як ташларын үзләре пешереп алып килгән пылау-бәлешләр, тәмле камыр ашлары белән дә сыйлады бу көнне кунакчыл байбулатлылар. Көтеп алынган бу бәйрәм га ди күңел ачу чарасы гына түгел, ул берничә буын авылдашлар ны берләштергән, туганлык, якташлык җепләрен тагын да ныгыткан очрашу булды. Шушы күркәм табигатьле, Түбән оч, югары оч чишмәләренең чылты рап аккан бәллүрдәй саф суларын эчеп, Рөкмән елгасында балык кармаклап, ямьле болын урманнарында йөреп, кышларын тавында чаңгы-чана шуып үскән һәм шушы балачак хәтирәләрен күңелләрендә гомерләре буена кадерләп саклаган газиз балаларын җыйды бу көнне Байбулатның очрашу-күрешү шатлыгыннан, җыр-моңнардан гөрләп торган урамы...