-4 °С
Болытлы
Бу юлы да “ көмеш” ветераннар башкалабыз Уфага сәяхәткә барып кайтты. Өлкән буын вәкилләре Милли музейда, лимонарийда булдылар һәм Агыйдел буйлап теплоходта йөрделәр. Сәяхәткә барып кайтучылар шундый матур урыннарга бару мөмкинлеген тудырган өчен Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка һәм район җитәкчелегенә рәхмәт җиткерә. “Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” проекты өлкән яшьтәгеләр өчен гид-экскурсовод озатуында төбәкнең истәлекле урыннары буйлап бер яки ике көнлек социаль турлар оештыруны күзаллаган проект. Ул республика җитәкчесе башлангычы белән 2020 елдан бирле тормышка ашырыла.