ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Культура и искусство
8 август 2024, 06:50

«Башкорт аты» фестиваленә бару өчен дүрт сәбәп

15-16 августта Баймак районындагы Граф күле ярында «Башҡорт аты» III Халыкара башкорт токымлы атлар фестивале узачак.

1. МАТУР БӘЙРӘМНЕ КҮРЕРГӘ

Соңгы елларда Башкортстан вакый галы туризмны үстерү буенча илдә лидерларның берсе булып тора. Узган ел республика бу юнәлеш буенча Russian Event Awards халыкара конкурсында алты Гран-при яулады. Һәр районда ди ярлек кунакларны гаҗәпләндерерлек нәрсәләр бар: Бөредә – Пилмән фести вале, Стәрлетамакта – «Өч каз», Белорет районында – «Малидак» спорт фестивале һәм башкалар. Хәзер Баймакта — башкорт елкычылыгын үстерү үзәгендә дә – үзенең чагу бәйрәме бар. «Башкорт аты» Халыкара фестиваленә Баймакка дөньяның төрле почмакларын нан йөзләгән турист килә. Иң элек алар күңелле, онытылмаслык, дала кылганна ры исе һәм ат чабышлары дәрте белән тулы тәэссоратлар алырга килә. Иң яхшы җайдак исеме өчен биредә Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан егетләре, шулай ук Русиянең Мәскәүдән алып Якутиягә кадәрге 20дән артык төбәге вәкилләре ярыша. «Башкорт аты» бөтен Урал аръягының визит карточкасына әверелеп бара!

2. МИЛЛИ УЕННАРДА КАТНАШЫРГА

Валерий Шахов. ЭКСПЕРТ ФИКЕРЕ белән бирәчәк. Башкорт уртаклашырга токымлы мөмкинлек атлар «Башкорт аты» ерак ата-бабалары быз ярышкан уеннарны күрү һәм алар да катнашу мөмкинлеге бирүе белән дә үзенчәлекле. «Башкорт аты» кебек милли проектлар булмаса, алар мәңгегә оны тылырга да мөмкин. Мәсәлән, җайдаклар көндәшен иярдән бәреп төшерергә ты рышкан «Аударыш» ат көрәше. Уеннар күчмә халыкларның яшь вәкилләренә «атны тоярга», аның белән идарә итү күнекмәләрен камилләштерергә, көчле һәм чыдам булырга ярдәм иткән. Шулай ук, фестивальдә билбау көрәше, уктан ату, бүрәнә этү, 150 килограмм авырлыктагы ташны күтәрү һәм күчерү кебек һәрвакыт кызыксынып күзәтелә торган милли уеннар да уза.

3. ҖӘЯ, УК ЯСАРГА ҺӘМ АТНЫ АРБАГА ҖИГӘРГӘ ӨЙРӘНЕРГӘ

Гомер-гомергә кешеләр атларны бик яраткан, алар изгелекне, затлылыкны һәм тугрылыкны гәүдәләндергән. Ат об разын халык сәнгатенең күп төрләрендә — агачка уеп ясауда, чигүләрдә, уенчы кларда күрергә мөмкин. Башкорт аты фестивалендә кунаклар Башкортстанның һәм күрше төбәкләрнең иң яхшы осталарының кулдан эшләнгән уникаль әйберләрен күрә алачак. Ат җиһазлары конкурсы узачак, анда осталар ияр, йөгән, камчы, чыбыркы, ау һәм хәрби кирәк яраклар, традицион «Сергетыш» баш корт япмасының төрле төрләрен тәкъдим итәчәк. Төрле осталык дәресләре узачак. Сез, мәсәлән, ук, җәя, кын, хәрби калкан ясарга өйрәнәчәксез, тагы да атны ни чек итеп арбага дөрес җигү серләренә төшенәчәксез.

4. БАШКОРТ АТЫ ӨЧЕН ГОРУРЛЫК ХИСЕ КИЧЕРЕРГӘ

Башкорт аты – Башкортстанның бренды һәм милли символы. Токымның кыйммәте аның чыдамлылыгында, урындагы кырыс шартларга яхшы яраклашуында. Башкорт аты кырык градуслы салкыннарны, буран нарны да чыдам кичерә һәм, кар астыннан азык табып, ел әйләнәсенә ачык яланда яши ала. Бия сөтенең дәвалау үзлекләре яхшы билгеле, Башкортстан очраклы гына кымыз белән дәвалау учреждениеләре белән дан тотмый. Александр Зайцев, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Бөтенрусия Елкы чылык фәнни-тикшеренү институты ди ректоры:– Башкорт аты фестивале – көтү елкы чылыгын үстерү өчен бик мөһим, якты һәм вакытлы чара. Елкычылыкның нәкъ менә шушы юнәлеше: мәдәни традицияләрне һәм халыкның яшәү рәвешен саклаудан алып, икътисадка тоемлы өлеш кертүгә һәм азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә кадәр зур үсеш потенциалына ия. Фестиваль тиз арада республика белән генә чикләнмичә, халыкара статус алды. Фәнни-гамәли форум үткәрү бик фай далы башлангыч булып тора, ул көтү ел кычылыгын үстерү буенча яңа идеяләр көтү атларының зур өлешен тәшкил итә. Баш кортстан селекционерларының буыннан буынга дәвам иткән эше токымны саклап калу гына түгел, ә башкорт атларының югары продуктлы яңа төрләрен булды рырга да мөмкинлек бирде. Атларның урындагы токымнарының уникальлеге файдалануда продуктив елкычылыкның төрле төрләреннән алып, туризмга һәм ат спортына кадәр максималь универсаль леге белән аерылып тора. Һичшиксез, башкорт токымы сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да үсәчәк. Бу җәһәттән «Башкорт аты» фестивале чагу, күңелле тамаша гына түгел, ә баш корт аты брендын дөньякүләм дәрәҗәдә үстерергә ярдәм итүче күләмле проект булуы белән дә мөһим әһәмияткә ия. — Минем өчен «Башкорт аты» — ул сабантуй түгел, ә елкычылыкны үстерүгә һәм башкорт токымын сакла уга юнәлтелгән дәүләт әһәмиятендәге чара, – ди фестивальгә башлангыч биргән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. — «Башкорт аты» фестивале республика өчен аерым әһәмияткә ия. Бу бик җитди, күп аспектлы чара, ул токымлы, товарлы, спорт, туризм елкычылыгын үстерүгә яңа этәргеч бирергә тиеш.

Автор:
Читайте нас