ИГЕНЧЕ
+2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Культура и искусство
19 сентябрь , 10:30

Әгъдәл Низаев истәлегенә багышлап

17 сентябрь көнне Аблай авылы мәдәният йортында якташыбыз, РФһәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, ТР Баш мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Юлай Низаев кубогына шахмат-шашка турниры узды. Ярыш шулай ук күренекле якташыбыз, башкорт язучысы һәм «Игенче» район гәзите журналисты, редакциясе каршындагы «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсенә нигез салучы Әгъдәл Низаев истәлегенә багышланды.

Әгъдәл Низаев истәлегенә багышлап
Әгъдәл Низаев истәлегенә багышлап


Турнир Аблай урта мәктәбе белән берлектә үткәрелде, чарада укучылар, яшь спортчылар актив катнашты.
Сәламләү сүзләре белән Үрнәк авыл биләмәсе хакимитяе башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова, Чакмагыш районында «Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе Резидә Ильясова һәм Юлай Низаев чыгыш ясадылар.
Әгъдәл Низаевның тормыш иптәше – медицина ветераны, Чакмагыш районының танылган теш табибы Сәмига Шәйхи кызы да шундый спорт-патриотик чара үткәргәне өчен рәхмәт белдерде.
Ул Советлар Союзы вакытында ук Әгъдәл абыйның округта атаклы шахматчы булуы һәм призлы урыннар алуы истәлекләре белән уртаклашты. Хәзер аның 1972 елгы шахмат тактасы авылның тарих-туган якны өйрәнү музеенда саклана.
Юлай Азамат улы чараны оештыручыларга рәхмәт белдереп, мәдәният йортына һәм мәктәпкә волейбол тубы бүләк итте.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: