Һәр кешенең бала чагының яшел бишеге – туган авылы. Һәркем үз туган ягына хас бизәкләрне, төсләрне күрә һәм гомере буе аларны күңел түрендә йөртә. Ул кайда гына яшәмәсен, кайда гына йөрмәсен, барыбер һәрчак туган авылына тартыла. Минем туган авылкаем, кендек каным тамган газизләрдән-газиз төягем – Урта Каръяуды авылы. Аны уратып алган калын урманнары, челтерәп аккан чишмәләре минем өчен гомерем буе иң кадерле күренеш булып күз алдымда тора, сагындыра. Без үскәндә авыл халкы суы тәмле дип, эчәр суны чишмәдән алып кайта иде. Әти-әнинең, күрше-күләннәрнең: “Иии, чишмә суына җитәме соң инде?!” – дия-дия суга барулары әле дә хәтеремнән китми. Авылдан чыгып киткәч тә без туган якка, әти-әни янына ашкынып кайта идек. Әнинең тәмле итеп пешергән ашларына, әтиебезнең акыллы киңәшләренә, гел яхшыга гына юрап, матурлыкны күрә белүләренә сокланып, алар белән горурланып яшәдек. Аллаһка мең рәхмәт, август ахырында туган ягым, авылдашларым белән очрашу насыйп булды. Барыбызны да сөендереп, Әдһәм Шамил улы белән апасы Ягъдә Шамил кызы Камаловлар якташларны бәйрәмгә чакырдылар. Мондый очрашулар хәтерләребезне барлый, инде онытылып беткән истәлекләрне яңарта. Соңгы очрашуыбызда соң да 50 ел – ярты гасыр үтеп тә киткән икән бит! Без барыбыз да бу көнне яшәрдек. Күңелебез генә түгел, тышкы кыяфәтләребез дә япь-яшь иде. Бергә җыелышып күрешә-күрешә, авылның югары очында үскән якташлар туган нигезләребез урыннарын күрергә бардык. Күңелләрне берникадәр моңсулык та биләп алды, әлбәттә. Чөнки без үскән йорт-ихаталар урыннары хәзер инде буш, анда яшел үлән генә үскән. Яшьлегебез эзләрен саклаган үзебезнең очта бергә җыелып фотога төштек. Бертуган энем Рәфил Камалетдин улы Шаһапов авылыбызның шушы төбәгендә гомер итеп бакыйлыкка күчкән барлык әрвахлар рухына дога кылды. Туган нигезләребездә барган бу очрашуда һәр туган көнгә шатланып, барыбыз да картайгач та кирәкле-терәкле булып, тормыш матурлыгын күреп, аңа сокланып, ныклы сәламәтлек белән яшәсәк иде, дип теләкләр теләдек. Шушы очрашу турындагы язмамда аны оештыручыларга, барыбызны игътибарга алып, беркемне дә онытмыйча чакыручы авылдашларыбызга рәхмәтләребезне җиткереп, игелектән-изгелектән йөзләрегез нурлансын, сәламәтлекләрегез артсын һәм шушы изге эшегез бик күп савапларга багышлансын иде, дип телисем килә. Туймазы районының Кандра-Котый авылында яшәүче, “Нерал-Матрикс” җәмгыятенең директор урынбасары булып эшләүче авылдашыбыз Әдһәм Шамил улы Камалов, бертуган апасы Ягъдә белән киңәшләшеп, шундый матур “Саумысыз, Зөлфә Зиннурова-Шаһапова. Калмашбаш авылы. авылдашлар!” бәйрәмен оештырып үткәрергә, авылдашларны кунакка чакырырга карар итәләр. Аны башлап, барыбызны да сәламләгәннән соң ул: “Бер күрешү – үзе бер гомер бит, алдагы елларда да барыбыз да исән-сау булып, кайгы-хәсрәтләр күрмичә яшәсәк иде”, – дип, очрашуны изге дога белән дәвам итәр өчен сүзне Хәбиб Хәмәтдиновка тапшырды. Ул аятьләр укыганнан соң барлык якташларны Хак Тәгалә кушканча яшәргә, иманга өндәде. Очрашу барышында авылның тарихи үткәннәре дә барланды. Белүебезчә, Бөек Ватан сугышында 25ләп якташыбыз катнашкан, аларның байтагы яу кырларында мәңгелеккә ятып калган. Явыз дошманнар белән көрәшкән авылдашларыбыз — үз-үзләрен аямый, соңгы сулышына кадәр антларына тугры калган яугирләр турындагы якты хәтер мәңгелек. Үзләреннән соң килгән буыннарга бәхетле, тыныч тормыш бүләк иткән яугир авылдашлар истәлеге бер минут тын тору белән искә алынды. Авылыбыз егете Фәнзил Фәнәви улы Галимҗанов махсус хәрби операция бурычларын үтәп, илебез бәйсезлеген яклаганда каты яралана, Мәскәүнең Бурденко исемендәге госпиталендә вафат була. Дүртөйледә гомер кичереп, алышка шуннан киткән авылдашыбызны күрше районда җирләгәннәр. Әдһәм Шамил улының тәкъдиме белән аның якты истәлеге дә бер минутка тын калып хөрмәт ителде. Авылдашлар бәйрәме үткән көндә һава торышы да искиткеч яхшы булды, кояш балкып торды. Әдһәм өстәл-эскәмияләрне дә үзе хәстәрләгән, Кандрадан ук алып кайткан. Фирдәвис Камалов та тик тормаган, ул да Иске Почкак авылыннан өстәлләр-эскәмияләр алып килгән. Хәбиб һәм Фидрат Хәмәтдиновлар да аларга шушы эштә ярдәм итте. Сыгылып торган табында нинди генә сыйлар юк иде: яшелчә-җимешләр, камыр ашлары, бәлешләр, тәм-томнар бик күп булды. Ә ашлар без үскәндәгечә зур казаннарда, учакка утын ягып пешерелде, чәй самавырларда кайнады. Барлык авылдашларны сыйлар өчен табынны пешекчеләребез Тәслимә Камалова, Вәсилә Әхмәтова, Флиза Гайнуллина, Нәсимә Даутова, Резеда Хәмәдиярова, Фәнүзә Шәфыйкова, Венера Бешенова әзерләде. Без барыбыз да аларга бик рәхмәтлебез, барыгызга да чиксез бәхетләрдә сөенеп яшәргә язсын, дип телибез. Шушы теләкләр килгән кунакларга да барып җитсен иде – барысы да күчтәнәчләр алып килеп табынга куйдылар.
(Язманың ахырын "Игенче" гәзитендә укый аласыз)